Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераннары икмәк музеенда булды

Баулының актив ветераннары башкарган эшләре, үткәргән чаралары, төрле истәлекле урыннарга кылган сәяхәтләре белән яшь буынга үрнәк күрсәтәләр. ТАССРның 100 еллыгы, районның 90 еллык юбилее уңаеннан алар Татар Кандызы мәктәбе бинасында урнашкан данлыклы икмәк музеенда булдылар. Аларның күбесе сугыш чоры балалары булганлыктан, музейга экскурсия аеруча дулкынландыргыч һәм истәлекле булды.

Милли киемнәр кигән мәктәп укучылары килгән кунакларны мәктәп ишегалдыннан ук чәк-чәк белән каршы алдылар. Мәктәпнең актлар залындагы очрашу төрле буын вәкилләренең аралашуы булды. Чөнки ветераннарның барысы да диярлек районның төрле оешмаларында эшләп лаеклы ялга чыккан абруйлы кешеләр. Алар арасында Баулы районының мактаулы гражданнары Марсель Мөхәммәтшин, Мохтар Афзалов та бар иде.

Мәктәпнең Раушания Хәлиуллина җитәкчелегендәге “Энҗе бөртекләре” театр коллективы кунакларга спектакль күрсәтте.

Һәр музейның үз язмышы, үз йөзе бар. Татар Кандызы мәктәбе бинасында урнашкан икмәк музее да бай хәзинәле. Анда җиде йөздән артык тарихи экспонат җыелган. Борынгы әйберләр җирле халыкның рухи һәм матди мәдәниятен, узганын һәм бүгенгесен чагылдыра.

– Бүген икмәк музеенда булу минем өчен бик дулкынландыргыч булды, – дип хисләре белән уртаклашты сугыш чоры баласы Гасыйма Сәетова. – Музейдагы экспонатларның күбесе заманында без кулга тотып эшләгән әйберләр.

Музей тарихы, аңа нигез салучы Шамил Хәлиуллин, Татар Кандызының кыр батырлары, сугыш чоры балаларының истәлекләре хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев