Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы ветераннары гаиләсендә юбилей артыннан юбилей

Кызылъяр авылында гомер итүче Зинфирә һәм Шамил Дәүләтшиннар гаиләсендә бүген зур бәйрәм. Зинфирә Кашап кызына 90 яшь булды. Алтмыш җиде елдан артык бергә гомер иткән парны һәм юбилярны район башлыгы Рамил Гатиятуллин өйләренә барып тәбрик итте.

Йортта бәйрәм рухы. Түрдә Зинфирә апа белән Шамил абый парлашып утырып киләсе кунакларны көтәләр. Өй тулы балалары, оныклары күңелле мәшәкатьләргә чумган. Бәхетләре йөзләренә үк чыккан өлкәннәр зур кунакчыллык белән һәркемне үзләре каршы алалар. Юбилей уңаеннан котларга килгән җитәкчеләргә дә өлкәннәр башта үзләре изге теләкләрен юллады, зурлап килгәннәре өчен кат-кат рәхмәтләрен җиткерделәр.

– Зинфирә апа, бүген без сезне 90 яшегез белән генә котларга килмәдек, ә бер зур үтенечебез дә бар, – дип ярымшаяртып сүзен башлады Рамил Гатиятуллин. – Сезнең юбилей район юбилее белән, ТАССРның 100 еллыгы көннәре белән туры килә. Ә тагын ун елдан, исән булсак, районга да йөз яшь була. Бу бит инде сезгә дә йөз була дигән сүз! Сез безне бер гасырлык юбилеегызга да көтегез, яме.

– Ходайның ни язганын кем белә, тормышлар хәзер мул, илләр тыныч булса, сәламәтлек булса, йөз күп түгел инде ул, – диде җаваплап Зинфирә апа. – Шулай да минем йөз яшемә кадәр тагын бер очрашабыз әле. Тагын бер айдан минем “бабаема” – Шамил абыегызга да 90 тула бит. Ул миннән нәкъ бер айга бәләкәй.

Шулай котлашып, район башлыгы белән сүз куешып алганнан соң, юбилярны авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина да котлады. Шамил абый да, Зинфирә апа да кечкенәдән үк авыл җирендә, колхозда эшләгәннәр. Илгә, районга гына түгел, ә менә нәкъ Кызылъяр авылына кирәкле, халыкка файдалы балалар тәрбияләп үстергәннәре өчен Дәүләтшиннар гаиләсенә рәхмәтен җиткереп, бүләк тапшырды.

Зинфирә апа башта төзелештә, аннары озак еллар мәктәп ашханәсендә хезмәт куйган, лаеклы ялга чыккач та интернат-мәктәптә тәрбияче булып эшләгән. Хезмәттәшләре исеменнән аны мәктәп директоры Альбина Әминова тәбрик итте.

Күңелле чәй табыны артында кунаклар белән сөйләшә-сөйләшә Зинфирә Дәүләтшина тормыш вакыйгалары, яшьлек еллары турында хатирәләрен яңартты.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев