Баулы укытучысы: “Укучыларым өчен сөенәм дә, көенәм дә”
2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан озак еллар үз хезмәтенә тугры калган райондашларыбыз хакындагы язмалар циклын башлыйбыз. Алар арасында 41 ел гомерен балалар укытуга багышлаган башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнур Сәмигуллина да бар.
Безнең кергәндә рус теле дәресе бара иде. Укучы балаларның барысына да тәҗрибәле укытучының игътибары җитә. Дәреснең һәр минуты төгәл һәм файдалы итеп бүленгән.
– Мин Исергәп мәктәбен тәмамладым. 1978 елда Минзәлә педагогия училищесына укырга кердем. 4 ел укыганнан соң, 1982 елда – Баулыда, соңрак Исергәп мәктәбендә эшли башладым. Анда ун ел укытканнан соң, Баулыда дүртенче санлы татар гимназиясе ачылды. 1992 елдан бирле мин биредә, – ди Гөлнур Сәмигуллина. – Эшләү дәверендә бик күп укучылар чыгарырга туры килде. Бүгенге көндә күбесен беләм, күрәм: араларында табиблар да, укытучылар да, Рәис администрациясендә эшләүчеләр дә, нефтьчеләр, журналистлар һәм бик күп хезмәт ияләре бар.
Гөлнур Сирин кызы укытучы булырга кечкенә чагыннан ук хыялланып үскән. Әлеге хыялын тормышка ашырып, ул ялгышмаган.
– Мин кечкенә чагымнан ук укытучы булып уйнарга ярата идем. Беренче укытучым Мәрхәбә апаның да йогынтысы булгандыр дип уйлыйм. Ул бик белемле, матур кеше иде, – дип, үзенең укыган елларын искә төшерде Гөлнур Сәмигуллина. – Рус теле укытучыбыз Нурия Рахманкулова, география фәненнән укыткан Әүхәди Зыяров, рус теленнән дә, татар теленнән дә белем биргән Әмир Зыяров – барысы да үрнәк алырлык укытучылар. Хәтта Минзәләдә укып йөргән вакытымда да алар миңа бик нык ярдәм иттеләр. Аннары Алабугада институт тәмамладым. Үз эшемне яратам. Балалар минем белән дүрт ел дәвамында белем ала. Без алар белән каләм тотарга, укырга өйрәнәбез, бәйрәмнәр уздырабыз, кыскасы, аларны мәктәп тормышы белән яшәргә өйрәтәбез. Аннары ул укучыларым башлангычтан киткәч, күңелсезлек биләп ала. Икенче яктан сөенечле, алар, урта звено укучылары булып, үсеп китәләр. Үзем укытып чыгарган укучыларымның балаларын укытам хәзер. Бик күңелле инде. Әле дүртне бетереп киткән укучыларым баштагы мәлдә гел минем кабинетка керәләр. Үзләрен борчыган сорауларны әйтәләр, башлангыч сыйныфларда уку вакытын сагынуларын әйтеп торалар. Аннары инде керүләре сирәгәя, уку программасы да авырлаша. Бишенче сыйныфка күчсәләр дә, миннән аерылып бетә алмыйлар.
Башлангыч сыйныф укытучылары һәр кеше тормышында зур роль уйный.
– Башлангыч сыйныф укытучылары универсаль булырга тиеш. Без аларга барлык фәннәр буенча да башлангыч белемне бирәбез. Математика, рус теле, рәсем, технология, әйләнә-тирә мохит һәм башка фәннәрне укытабыз. Татар теле дәресләрендә күбрәк татар сөйләменә игътибар бирергә тырышабыз, – дип сөйләде укытучы. – Тәнәфесләр вакытында татарча уеннар, тематик сәгатьләр үткәрәбез, төрле язучылар иҗатына багышланган бәйгеләр оештырабыз. Фәнни-гамәли конференцияләр үтә. 4нче сыйныфта Бөтенроссия тикшерү эшләренә зур игътибар бирелә.
Укытучы сүзләренчә, ул үзе укыткан укучыларының уңышларына сөенә һәм алар белән горурлана. Аларның уңышсызлыкларын ишетсә, көенә. Бүгенге көндә дә аңа укучылары арасында шалтыратып торучылар күп.
– Гөлнур Сиреневна бик әйбәт, яхшы һәм белемле укытучы, – ди Розалина Гәрәйшина. – Мин аның үзен дә, дәресләрен дә яратам.
– Гөлнур Сиреневна безне дүртенче ел укыта. Ул бик яхшы укытучы, – ди Евгений Павлов. – Усалрак та бераз. Өй эшләрен эшләмәсәң, ачулана ул. Ул безнең яраткан укытучыбыз.
Гөлнур Сәмигуллина укучылар өчен яраткан укытучы булса, хезмәттәшләре һәм яшь белгечләр өчен алыштыргысыз остаз.
– Без Гөлнур Сиреневна белән 1994 елдан бирле бер коллективта эшлибез. Ул безгә әниебез кебек, – ди 4нче гимназиянең озайтылган көн группасы тәрбиячесе Гөлсөяр Габсәламова. – Ул безгә һәрвакыт үзенең төпле киңәшләрен бирә, ярдәм итәргә атлыгып тора. Төрле авыр вакытлар булганда аңа ышанырга була, бик ярдәмчел ул.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев