Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына йомгак ясады

Баулының дүртенче гимназиясе Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына йомгак ясады. Әлеге ел кысаларында биредә бик күп чаралар үткәрелгән.

“Ел дәвамында бездә бик күп чаралар үтте, – дип сөйләде гимназия директоры Флореда Фәхриева. – Ачык дәресләр, театр атналыгы, сыйныфтан тыш чаралар, татар әдипләренә багышланган очрашулар, түгәрәк өстәлләр оештырылды. Шулай ук укучылар республика күләмендә уздырылган онлайн чараларда да теләп катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Ә бүген инде, ел дәвамында уздырылган чаралардан иң яхшыларын сайлап күрсәтәбез”.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясау уңаеннан, гимназия укучылары мәктәп сәхнәсендә зур концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Районда дус-тату яшәүче төрле милләтләрнең җыр-биюләре бер сәхнәдә яңгырады.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев