Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары җиңел атлетиканы сайлый

Спорт ел әйләнәсе туктаусыз шөгыльләнгән очракта гына яхшы нәтиҗәләр бирә. Баулы укучыларына елның теләсә кайсы вакытында да спорт белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр ачык. Без “Трехгорка” тирәсендә җиңел атлетика буенча тренер Фәнил Төхбәтуллин җитәкчелегендә әлеге спорт төрен үз итүче укучылар белән очраштык.

Тренировкаларга килгән һәр бала башта бер километр булган дистанцияне  йөгереп үтә. Барысы да җыелып беткәч, тренер Фәнил Төхбәтуллин аларны разминкага мәйданга җыя. 27 ел эшләү дәверендә, Баулы данын җиңел атлетика буенча дөньяга танытырлык Ринас Әхмәдиев, Олег Сидоров, Нияз Садыйков кебек спортсменнарны әзерләгән тренер һәр баланың мөмкинлекләрен алдан ук күрә белә.

– Нинди генә спорт төрен сайласаң да, тырышмыйча булмый, – ди тренер. – Бүгенге көндә атлетика буенча түгәрәкләргә төрле яшьтәге илледән артык бала йөри. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Әлеге трасса әзер булгач, тагын да уңайланды. Балаларга йөгерергә дә, роликларда йөрергә дә мөмкинлекләр тудырылды. Трассаның яктырткычлар белән булуы – иминлекне тагын да арттыра. Чөнки көннәр җылыту белән без табигатькә, “Трехгорка”да шөгыльләнергә чыгабыз.

– Мин өченче ел җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Миңа бик ошый. Минем абыем Ринас Әхмәдиев та әлеге тренер белән шөгыльләнеп, аның ярдәмендә зур уңышларга иреште, – ди җиденче санлы мәктәпнең җиденче сыйныф укучысы Ралина Әхмәдиева. – Әле күптән түгел генә районара ярышлар булды. Мин 100 һәм 800 метр дистанциядә икенче урыннар алдым.

– Мине өч ел элек дус кызым Ралина җиңел атлетика белән шөгыльләнергә дип чакырды, – дип сөйләде аның сыйныфташы Самира Каһирова. – Мин болай да йөгерергә яратам. Бергәләп спорт күнекмәләрен ясау тагын да күңеллерәк. Узган атнада район күләмендә җиңел атлетика буенча узган ярышларда 400 метр араны йөгерү буенча өченче урын алуга ирештем.

– Мин дә дус кызлар чакыргач, читтә калмадым, шулай ук җиңел атлетика бик ошый, – дип сүзгә кушылды Әдилә Абдрахманова. Киләчәгемне спорт белән бәйләргә теләмәсәм дә, үзем өчен шөгыльләнәм. Хәрәкәт, йөгерү, гомумән спортның, зыяны юк. Миңа ошый.

Яшь спортсменнар йөгерү буенча күнекмәләр үткәннән соң, ролик трассасы буйлап киттеләр.

Баулының җиңел атлетчыларының уңышлары, ярышлар вакытында Ринас Әхмәдиев белән килеп чыккан кызыклы хәлләр, тренер Фәнил Төбәтуллинның борчылулары һәм бүгенге көндә дә үз укучыларының уңышларына сөенү һәм уртаклашулары хакында “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев