Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы терлекчеләре сынатмый

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында кышлату чоры тәмамлануга да аз вакыт калып бара. Кышлату сезоны ничек бара, бүгенге көндә районда күпме сөт савыла, бозаулар алуда югалтулар булганмы? Бу хакта без районның алдынгы “Берлек”хуҗалыгында булып, белешеп кайттык.

“Берлек” хуҗалыгына без районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов озатуында бардык. Юлда барганда ук район буенча күрсәткечләр турында сөйләшергә җай булды.

– Бүгенге көндә кышлату сезонын уңышлы гына төгәлләп чыгып барабыз, – дип сөйләде ул. – Район буенча ике айга булган күрсәткечләрне караганда, 2 360  тонна сөт савып алдык. Бу сан узган елның шул чоры белән чагыштырганда дүрт процентка артыграк. Ике ай эчендә 760 бозау алуга ирештек. Район буенча барлык хуҗалыкларда да савым сыерларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчерү, белгечләр әзерләү өстендә эшлибез.

– Сез беләсез бит инде, минем сөйләргә бик өнәп бетермәвемне. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, дип әйтә бит халык, – дип, безне һәрвакыттагыча “сөенеп” каршы алды “Берлек” хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Җәләев.

Язманы тулысынча “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында карага мөмкин булачак.

 

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев