Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы сәхнәсендә Хаҗи әфәнде өйләнде

Ниһаять Баулы тамашачысы "Хаҗи әфәнде өйләнә"не күрү бәхетенә иреште.

Быелгы сезонда Баулы татар халык театры (режиссёры Сәгыйть Әхмәтҗанов) драматург Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасын сәхнәләштерде. Иң беренче булып спектакльне тамашачыга Кызылъяр авылы мәдәният йортында тәкъдим иттеләр, аннары театр Татар Томбарлы, Исергәп, Яңа Чүте тамашачысы каршында чыгыш ясады. http://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/bauly-skhnlrend-khai-fnde-yln

Баулы үзешчәннәре спектакль белән театр коллективларының Казанда үтүче “Идел йорт” регионара фестивалендә дә катнашып кайтты.

Кичә, 1 ноябрьдә, комедия Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында тәкъдим ителде. Зал тутырып килгән тамашачы артистларны чәчәкләргә һәм алкышларга күмде.

"Хаҗи әфәнде өйләнә" 5 ноябрьдә Баулыда кабатлап күрсәтеләчәк.

Фотолар https://vk.com/club86183574

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев