Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы сәхнәләрендә Хаҗи әфәнде өйләнә

Быелгы сезонда Баулы татар халык театры драматург Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасын сәхнәләштерде. Иң беренче булып спектакльне тамашачыга Кызылъяр авылы мәдәният йортында тәкъдим иттеләр, кичә коллектив Татар Томбарлы тамашачысы каршында чыгыш ясады.

“Хезмәткә дан” газетасы журналисты яңа спектакльне Татар Томбарлы сәхнәсендә карады. Сезнең игътибарга спектакльдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Спектакль һәм анда уйнаучы актёрлар турында мәкаләне “Хезмәткә дан”ның җомга саныннан укыгыз.

 

P.S Җомга көн кич белән спектакль Яңа Чүте мәдәният йортында күрсәтеләчәк. Якшәмбе көнне исә Баулы үзешчәннәре әлеге спектакль белән театр коллективларының Казанда үтүче “Идел йорт” регионара фестивалендә катнашачак. Баулы шәһәрендә премьера 1 ноябрьгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев