Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында яшәүче балыкчы әби: “Балык тоту– уен эш түгел”

Июльнең икенче якшәмбесендә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә. Әлеге дата алдыннан, балык тотарга яратучы 88 яшьлек Өммия Хәсәнова белән аралаштык.

Исергәп авылында яшәүче Өммия Хәсәнова, иртән балыкка барырга ниятләсә, кичтән үк җыена. Балык тотарга кирәкле барлык әйберләрен, кармакларын әзерләп куя. Шулай булырга тиеш тә, балык тоту – уен эш түгел, ди пенсионер.
Балык тотыйм дисә, Өммия апага ерак барасы да юк. Чөнки балыклы күл өе каршында гына. Ул шушы урамда туып үскән, һәм бала чагыннан ук бу күлдә нинди балык барын, кай төшендә күбрәк булуын, күлнең тирәнлеген яхшы белә. Яшь чагында Казахстанга күченеп киткәч, төзелештә кранчы булып эшләгәндә, эштән кайткач, Иртыш елгасына балыкка барган чакларын елмаеп искә ала ул.
“Атна буе эшләгәч, ял көннәрендә балыкка йөри идек, – ди Өммия апа. – Мин балык тоту белән кечкенәдән кызыксынып киттем, малайларга ияреп, тукыма яки марля белән балык сөзәргә бара идем”.
Өммия апа балыкның нәрсәгә яхшы кабуын да сөйләде.
“Гадәттә, мин ипи яки селәүгә тотам, – ди ул. – Балык иртән иртүк, кич яки яңгырлы көнне яхшы эләгә. Мин инде тәҗрибәле балыкчы, уылдык чәчкәндә, балык тотмавың хәерле икәнен яхшы беләм”.
Өммия Хәсәнова үзе тоткан балыклары белән якыннарын сыйлый, күршеләренә дә өләшә.

Индира Сәйфуллина фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ