Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында яңа медпункт булачак

Тиздән Алексеевка авылында да яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаячак. Объектны төзү тулы көченә бара.

Бүгенге көндә Алексеевкада 470 кеше яши, аларның 120се – пенсионерлар, 39ы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр.

Алексеевкада фельдшер-акушерлык пункты тиз сафка бастырыла торган йортлар технологиясе буенча төзелә. Модульле ФАПта пациентларны кабул итү өчен барлык шартлар булачак.

Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы Николай Дегтярёв сүзләренә караганда, фундамент салынган, стеналар күтәрелгән. Әлеге вакытта төзүчеләр түбәне ябу белән мәшгуль. Бинага суүткәргеч сузылган, канализация үткәрелгән. Якын көннәрдә территорияне төзекләндерүгә керешәчәкләр.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев