Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында ветеран укытучы истәлегенә кичә үтте

Бүген Исергәп мәктәбендә гаять җылы, шул ук вакытта моңсу да очрашу үтте. Чара кырык елга якын гомерен мәгариф өлкәсенә, уку-укытуга багышлаган шәхес – Галия Муллаян кызы Галимова истәлегенә багышлап үткәрелде. Очрашуны татар хатын-кызларының “Ак калфак” җирле оешмасы әгъзалары, мөгаллимнең балалары белән берлектә әзерләгән. Чараны Галия Муллаяновнаның авылдашы, коллегасы, мәгариф ветераны Рәзинә Шараева алып барды.

“Күңелләргә син җитмисең...” – хәтер кичәсендә катнашкан һәр чыгыш ясаучының йомгаклау сүзе шулай тәмамланды. Чынлап та бу шулай. Галия Галимованың балачак, яшьлек дуслары, хезмәттәшләре, ул укыткан укучылар, балаларының һәрберсенең күзләрендә моңсулык, сагыну тулы күз яшьләре җемелдәде.

– Хәтеремдә, әле Галиябезгә алты яшь тә тулмаган иде, мәктәпкә барам, дип елады, – дип үз сүзен башлады аның бертуган абыйсы Галимҗан Әхмәтҗанов.– Ә Галиянең мәктәпкә барырга киеме дә юк иде. Аптырагач, апабыз аны бер кат юка күлмәге өстеннән шәлгә төрде дә, шулай төргән килеш, мәктәпкә кертеп куйды. Укыйсы килсә – укыр, укымаса – юк, дигән сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырый. Ул бик тырыш булды. Үз дигәненә һәрчак ирешә иде. Сынатмады. Укыды.

Хәтер кичәсе  хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев