Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында шикле аракылар тапканнар

Дәүләт алкоинспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм полиция хезмәткәрләре узган якшәмбедә Баулы – Октябрьский юлында Яр Чаллы шәһәрендә яшәүченең машинасыннан ике тартма шикле алкоголь продукциясе табып алганнар.

Төрле исемдәге унөч литр аракы һәм коньякны ир-ат үзенең ВАЗ 211440 автомашинасының багажнигына тутырган булган. Аларның акциз маркалары да, тиешле документлары да булмавы ачыкланган.

Агымдагы елның алты аенда Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясен исәпкә алу тәртибен бозу буенча унике протокол, алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше факты буенча дүрт протокол төзелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ