Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында балаларның җәйге ялы файдалы үтә

Балаларның җәйге каникулларын файдалы итеп үткәрү максатыннан Исергәп авылы мәдәният йортында “Без террорга каршы!” дип исемләнгән чара үтте. Аның максаты террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Садрыева сүзләренчә, балаларга, кайчан, кайда булсалар да, үз-үзеңне саклау чараларын аңлату, саклыкка өндәү бик урынлы.

– Бүгенге пандемия шартларында эшләү әлбәттә, җиңел түгел, – дип сөйләде ул. – Чөнки моңа кадәр һәр үткәрелгән чарага күпләп балаларны, яшүсмерләрне чакыра ала идек. Әле андый массакүләм чаралардан бераз читләштек. Март аеннан бирле онлайн форматта яки соңгы вакытта бик күп кеше җыймыйча гына мәгълүмат сәгатьләре үткәрәбез. “Без террорга каршы!” дигән чара оештырдык. Анда төрле яшьтәге унлап кына бала катнаша алды. Балаларга башта иминлек турында кыскача мәгълүмат бирдек. Чөнки мондый хәл һәркем белән килеп чыгарга мөмкин. Аннан соң викторина форматында берничә минут дәвамында уен булды һәм балалар әлеге тематикага стена газетасы ясау белән чара тәмам булды. Минемчә, нинди генә чара оештырсак та, ул балалар, яшүсмерләр өчен файдалы, киләчәктә иминлекне, сәламәтлекләрен саклауда ярдәм итәчәк.

– Авылыбызда мәктәп яны территориясендә, клубта оештырылган һәр чарада актив катнашырга тырышам, – ди Әдилә Гафиятуллина. – Беренчедән, сыйныфташлар, дуслар белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек, икенчедән, тормышка яраклашу өчен төрле файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Менә бүгенге “Без террорга каршы!” дигән чара да бик файдалы булды. Без бит үскәч, чит җирләргә, чит шәһәрләргә китәбез. Монда сөйләнгән һәр сүз, уен-викторина кебек булса да, истә кала. Һәм инде истә калган әйбер – ул хәтердән чыкмый. Бүгенге катлаулы тормышта бик кирәкле дип саныйм.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Фото: Исергәп мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев