Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Салих авылының кендек әбисе 90 яшен билгеләп үтте

Салих авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәкыя Гаяз кызы Ибраһимованы 90 яшьлек юбилее уңаеннан район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы өенә барып тәбрик иттеләр. 42 елдан артык халык сәламәтлеге сагында торган ак халатлы шәфкать туташын котлар өчен район үзәк хастаханәсе вәкилләре дә килде.

Рәкыя апа яшәгән йорт эче бүген кунаклар шау-шуыннан гөрләп тора. Без килеп кергәндә, хуҗабикә   үзе дә аш-су арасында кайнаша иде. Чын татар әбиләренә хас булганча, ул төз, сылу гәүдәсенә бизәкле алъяпкычын матур итеп кысып бәйләп куйган. Ашның да, бәлешнең дә пешеп чыкканын карап, балалары, кергән күршеләре белән мәш килеп, көлешә-көлешә сөйләшеп, район кунакларының килгәнен көтә иде. Ишектән килеп кергәч тә, кечкенә, шул ук вакытта уңайлы һәм зәвыкълы да авыл өендәге бәйрәм рухы үзенә тартып тора сыман. Чөнки инде әдәби китапларда, тарихта гына калып барган, мич алдында орчыктай бөтерелеп йөргән татар әбиләрен күрү, әйтерсең лә, йөрәккә сары май булып ята. Шул арада радиодан ишетелгән җырга кушылып, моңланып та алырга өлгерә ул. Әлеге күркәм, матур мизгелләрне бозасым килмичә, кергәнебезне сиздерми басып торам. Әлеге картина тагын бераз дәвам итсен иде дип телим. Юк шул, җор телле, сизгер Рәкыя апа бусагадан безне тиз күреп алды. Моңа кадәр бер тапкыр да күрешкәнебез булмаса да, безне кочаклап алып, якын кешеләредәй түр якка дәште.

– Мин 43 елга якын медицинада эшләдем, үкенмим, гомер һәм хезмәт юлым матур үтте, – дип сөйләде Рәкыя апа безгә. – Медицина өлкәсендә эшләгән кешегә беркайчан да җиңел түгел.

Рәкыя апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Сугышка кадәр дә авыл кешесенең тормышы җиңел генә бармаганлыктан, ул җиде яшь тә тулмаган килеш әнисенә ияреп, басу-кырларга эшкә йөргән. Шулай кечкенәдән кул арасына кереп үскән кыз кечкенәдән үк шәфкать туташы булырга хыяллана.

– Басуда эшләгән вакытта, ял итәргә туктаган арада без бала-чагаларның уйныйсы килә иде. Кем ничек уйный, хәтерләмим, тик мин “врач” була идем. Кечкенә агач ботакларыннан, үлән сабакларыннан уколлар ясап уйный идем. Хыялым тормышка ашты, – ди ветеран.

Рәкыя Гаяз кызы 1949 елда Баулыда медицина курслары үтә. Яхшы билгеләренә генә тырышып укыган кызны тиз күреп алалар. Укуын бетерү белән, Васькино-Туйралы авылына фельдшер итеп җибәрәләр. Ул вакытта кечкенә авылда медпункт та булмый. Яшь белгеч, бернинди авырлыкларга карамыйча, бер буш бина сорап алып, аны медпункт итеп ясата. Берничә ел эшләгәч, аны Яңа Шалты авылына медпункт мөдире итеп эшкә куялар.

– Ул вакытта трахома авыруы таралган иде, шул чирдән авыл халкы интекте, – дип сөйләде ул безгә. – Анда дүрт ел эшләгәч, Яңа Чүтегә күчерделәр. Чүте авылында дизентерия таралды. Хәтеремә август ае сеңеп калган. Ул елларда авыл мәктәбенең бер почмагын медпункт итеп ясарга рөхсәт бирделәр. Мин үзем халык белән дә эшлим, медпункт буласы бинаны да җайлыйм. Кыскасы, бәхетем булды андый эштән. Кая гына эшкә килсәм дә, медпункт юк. Ясарга кирәк, җайларга кирәк. Шулай күчеп йөри-йөри Салих авылында гына эшләргә карар кылдым. Мин үземнең эшемне яраттым, калган вак-төякләре авыр булса да, мин түзәргә тырыштым. Һәрвакыт халкыма, кешеләргә минем ярдәмем кирәк булганда, үземне кызганмыйча эшләдем. Чөнки еш кына кеше гомерләре белән эш итәргә туры килде.

Рәкыя апа сөйләве буенча, ул иллегә якын салихлының кендек әбисе. Авылда фельдшер булып эшләгәч, район хастаханәсенә китергән авырулар өчен дә кайчак ул җаваплы булган. Аңа хәтта операция барышында да берничә тапкыр ассистент буларак катнашырга туры килгән.

– Ничек инде минем башым авыртмасын хәзер, – дип сораулы караш ташлады ул миңа. – Мин бит гомерем буе кеше өчен куркып, “янып”, җаваплы булып яшәгәнмен. Ничек булса - булды, шулай да авыл җирләрендәге юлсызлык җилеккә үтте. Төн димәдем, көн димәдем, кар-яңгырдан да курыкмадым, чакырсалар, чыктым да чаптым. Мин кирәк, минем ярдәмем кирәк, озак торсам, соң булуы мөмкин.

– Безнең әни сөйләшергә ярата инде ул, –дип кушылды безгә Рәкыя апаның кызы Сиринә Вәгыйзова. – Без бик бәхетле әниебез булу белән! Ике кыз үстек, сеңлем Ландыш әни юлыннан китте. Бүгенге көндә медицина өлкәсендә эшли. Без әниебез белән һәрвакыт горурланып, аның уңган-булганлыгына сокланып үстек. Мисал өчен, әнием менә минем яшьтәшләремнең күбесенә дөньяга килергә булышкан. Алар онытмыйлар, бүгенге көндә дә “ безнең кендек әбисе” дип яратып, хөрмәт итеп килеп, хәлен белеп торалар. Кеше үзенең кендек әбисен белергә тиеш бит. Әнинең шифалы куллары бик күп кешеләргә савыгырга, аякка басарга булышкан.

Рәкыя апаны юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады. Ил башлыгының хатын Рәкыя апа үзе ачып, күзлек тә кимичә генә кунакларга укып шаккаттырды. Аның котлавына авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов һәм район хастаханәсе вәкилләре, туганнары һәм күршеләре кушылды.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев