Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы кырларында язгы кыр эшләре бара

Район кырларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Безнең төшерү төркеме язгы кыр эшләре барышы белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов озатуында танышып кайтты. Район аграрийларына язгы чорда барлыгы 38500 гектар мәйданнарны эшкәртү бурычы тора.

Район кырларында барысында да диярлек ерактан ук машина-трактор гөрелтесе ишетелә. Без “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы кырларында булдык.

– Район буенча уҗым культуралары һәм күпъеллык үләннәрне тукландыру 80 процентка башкарылды, – дип аңлатты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов. – Бүгенге көндә 4035 гектар мәйдан чәчелде. Шул исәптән, 30 гектар бодай, 1430 гектар арпа, 850 гектар солы, 240 гектар борчак, 205 гектар мәйдан көнбагыш, 200 гектар рапс һәм 1080 гектар мәйданнарда катнаш азык чәчелде.

Язгы кыр эшләре барышы, белгечләр киңәше, эшчеләр фикере хакында тулырак бишенче май көнне 19 сәгатьтә Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев