Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы балалар бакчаларында милли тәрбия беренче урында

2021 ел Татарстанда республика президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган телне белү, аңа карата мәхәббәт гаиләдән һәм балалар бакчасыннан ук башлана. Баулының 7нче санлы “Колокольчик” (“Кыңгырау”) балалар бакчасы бу юнәлештә зур эш алып бара.

“Безнең “Колокольчик” балалар бакчасы республика, район күләмендә булган барлык чараларда да актив катнаша. Андый зур эшләрне барлык коллектив белән дус һәм тату башкарып чыгабыз, – дип сөйләде безгә татар теле тәрбиячесе Люзия Габдрәфыйкова. – Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас, ди татар халык мәкале дә. Тәрбиянең башы гаилә булса, без балалар бакчасында аны ныгытабыз, тагын да камилләштерәбез".

 “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында, балалар “Мин шигырьләр яратам” марафонында да катнашкан. Марафонда теләге булган бала татар телендә шигырьләр укыган. Тәрбиячеләр сүзләренчә, шунысы сөендерә, марафонда төрле милләт балалары катнашкан. Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар татар халык әкиятләренә һәм танылган балалар язучыларының әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар караган.

“Балаларга хәрәкәтле уеннар күбрәк ошый. Татар халкының җырлы-биюле түгәрәк уеннары нәниләребез күңеленә аеруча хуш килә, – ди Люзия Габдрәфыйкова. – Ә инде иң кызыгы – үз куллары белән "пешереп" караган өчпочмаклар, пәрәмәчләр, чәк-чәк булды. Кызлар гына түгел, хәтта, малайларның да өйдә әниләре белән бергәлектә аш бүлмәсендә кайнашулары ачыкланды. Балалар милли ашларның исемнәрен генә белеп калмыйча, аларның нәрсәдән һәм ничек пешерүләрен дә яхшы беләләр".

Индира Сәйфуллина

Фото:  “Колокольчик”  балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев