Баулы районында яшәүче Никулиннар күпләп мал асрый
Новозареченск бистәсендә яшәүче Никулиннар гаиләсе узган ел мини-ферма төзегән. Бүгенге көндә аларның сигез савым сыеры бар. Кышлату сезоны ничек бара? Авылда мал асрап яшәүнең файдасы бармы? “Баулы-информ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.
Новозареченск бистәсендә тырыш гаиләләрнең берсе – Юрий һәм Зөлфия Никулиннар. Алар гомер буе мал-туар асрап яшәсәләр дә, узган ел гына мини-ферма төзергә уйлаганнар.
“Без үз көчебез белән зур сарай салырга дип, нигезен ясый башлаган идек, мини-фермалар тергезү буенча дәүләт программасы барлыгын әйттеләр, – дип сөйләде Зөлфия Никулина. – Шулай итеп, дәүләт программасы буенча ферма булдык. Яз көне башлаган идек, көзгә малларны кертерлек булды. Бүгенге көндә сигез савым сыерыбыз бар, дүрт кечкенә бозау, бер бозаулыйсы тана, берничә сарык асрыйбыз. Сарыкларны да ишәйтергә уйлыйбыз”.
Иртәнге савымнан соң, сыерларны саф һавага утарга чыгаралар. Һава торышына карап, малларны кичке савымга гына кертәләр.
“Саф һавага чыкмасалар, сыерларның сөте бермә-бер кими, – ди хуҗабикә. – Алларында һәрвакыт печән, салам, җылымса су, тоз. Көненә ике тапкыр фураж бирәбез”.
Зөлфия Никулина сүзләренчә, малларны кышлатуның әллә ни авырлыгы сизелми. Запас мал азыгы җитәрлек. Быел гына да алар 300 төргәк печән әзерләгәннәр. Малларны гаилә башлыгы Юрий һәм Зөлфия карап өлгерәләр. Шулай да уллары Дмитрий һәм Данил – алыштыргысыз ярдәмчеләре.
“Авыл җирендә мал асрау хәзер күпкә отышлырак дип уйлыйм, – ди Зөлфия Никулина. – Тырышырга гына кирәк. Хезмәтенә күрә файдасы да бар”.
Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесеннән карарга мөмкин булачак.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев