Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында яшь иҗатчылар үсеп килә

Бүгенге көндә шигырь иҗат итүче мәктәп укучылары күп түгел. Ә менә Исергәп авылының җиденче сыйныфында укучы Радмир Шараков татар һәм рус телләрендә шигырьләр яза. Яшь шагыйрь белән без авыл китапханәсендә очраштык.

Мәктәптә дәресләре тәмам булгач, Радмир еш кына авыл китапханәсенә килә. Ул татар һәм рус телләрендә шигырьләр, хикәяләр укырга ярата. Аның фикеренчә, тел бай һәм матур булсын өчен күп итеп китап укырга, аралашырга кирәк.

– Мин кечкенәдән үк шигырьләр тыңларга ярата идем. Аннан балалар бакчасында йөргәндә бик күп шигырьләр ятларга туры килде, – дип сөйләде Радмир Шараков. – Ниндидер шигырьләр укысам, үземнең дә күңелемә шигъри юллар килә. Соңгы ике елда мин аларны кәгазьгә терки бардым. Шулай итеп байтак кына шигырьләрем барлыкка килде.

Яшь шагыйрьгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Нәгыймова дөрес юнәлеш һәм киңәшләр бирә.

– Язган шигырьләремне беренче итеп Римма Илдусовнага укытам, – дип дәвам итте Радмир. – Ул аларны укый, кайчан кирәк урыннарын төзәтергә ярдәм итә. Аның киңәше белән мин узган елны Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенроссия конкурс хәрәкәте һәм инновацион педагогик тәҗрибә үзәгенең “Иҗатка чикләр юк” проектында катнаштым. Анда “Каләм тибрәтү. Әдәби иҗат” номинациясендә өченче урын яуладым.

Быел якташыбыз Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Яруллин укулары” төбәкара әдәби бәйгедә “Әдипкә ияреп” номинациясендә икенче урынга лаек булдым. Анда мин үзем иҗат иткән шигырьне укыдым.

Радмир җыр сәнгатендә дә сынатмый. Авылда, районда узган чараларда ул җырлый да.

– Мин берничә ел җыр буенча дәресләр алдым. Җырларга да бик яратам, – ди Радмир.

Исергәптә үсеп килүче яшь талант иясе һәм аның иҗаты хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев