Баулы районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырауга багышланган тантаналы линейкалар узды. Быел Баулы районының 86 унберенче һәм 336 тугызынчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. “Баулы-информ” хәбәрчесе шәһәрнең икенче санлы мәктәбендә булып кайтты.
Бу уку елында икенче санлы мәктәпне 29 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый, шуларның җидесе – тиздән алтын медаль алачак.
– Мәктәп еллары якты истәлекләр белән генә истә кала, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты унберенче сыйныфны тәмамлаучы Дарья Курагина. – Безнең класс бик дус булды. Барысын да яратып искә алырмын дип уйлыйм. Ә бүген минем өчен мөһим көн, чөнки мәктәпнең соңгы кыңгырау бәйрәме дә кеше гомерендә бер генә тапкыр була. Мәктәптән соң, КФУга укырга керергә, укытучы һөнәрен сайларга уйлыйм. Мин мәктәпне медальгә тәмамлаучылар арасында, әмма барысы да алда торган имтиханнарга бәйле.
– Мин ике мәктәп алыштырдым. Нәкъ менә икенче мәктәп белем һәм тормыш тәҗрибәсе бирде дип уйлыйм. Мәктәп еллары хакында бары тик күңелле хатирәләр генә кала, – дип сөйләде безгә унберенче сыйныфны тәмамлаучы Ксения Лебедева. – Бүген шатлыклы һәм дулкынландыргыч. Мин геолог яки инженер һөнәрен сайларга ниятлим.
– Мәктәп елларын җылылык һәм елмаю белән генә искә алачакмын. Беренче икелемне мин алтынчы сыйныфта алдым, – ди Роберт Фәррахов. –Казанга китәргә, алга таба программист һөнәрен алырга ниятлим.
– Мин бу мәктәпкә унынчы сыйныфта күчтем. Соңгы ике ел сизелмичә үтте, – ди Айнур Миңнегалимов. – Һәрвакыт төрле конкурсларда, ярышларда катнаштык. Уку җиңел бирелмәде.
Тантаналы бәйрәм чарасында чыгарылыш укучыларын һәм килгән кунакларны район башлыгы Ильяс Гозәеров котлады, изге теләкләрен җиткерде.
– Бүген соңгы кыңгырау чыңлаячак. Кемдер өчен каникуллар башланачак, ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңа тормыш, яңа сынаулар, имтиханнар башланачак. Барысына да уңышлар телим, – дип котлады ул. – Әлбәттә иң беренче, һөнәр сайларга һәм белем алуны дәвам итәргә. Мәктәп биргән белем сезгә ярдәм итәр дип ышанам. Без сезне Баулы районында көтәбез.
Бу көнне шулай ук укытучылар да, ата-аналар да котлау сүзләренә кушылдылар.
Соңгы кыңгырау яңгырады, укучылар соңгы дәресләргә таралышты.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев