Баулы районы авылларында үзара салым акчаларына зур эшләр башкарыла
Үзара салым программасын Баулы районы халкы аңлап эш итә. Бу акчалар зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Татар Томбарлысы авыл җирлегенә караган Татар Томбарлысы, Миннегол һәм Шәмәй авылларында байтак эш эшләнде. Бу хакта Татар Томбарлысы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова хәбәр итте.
Әле башкарыла торган эшләр 2023 елгы үзара салым акчаларына эшләнә. Миннегол һәм Шәмәй авылларында агачлар киселгән. Миннегол авылында республика программасы нигезендә салынган юл буйлары тәртипкә китерелгән.
– Юл буендагы терәлеп үк үскән агачлар үзара салым акчалары хисабыннан кистерелде. Шулай ук чүп үләннәре чабып чистартылды. Бүгенге көндә әлеге авылга керү юллары чиста, матур, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Шулай ук Шәмәй авылы башындагы агачлар киселде, бу авылдагы хуҗасыз һәм караучысыз калган йортларның тирә-якларындагы агачлар да киселеп, чүп-чардан чистартылды.
Җирлек башлыгы сүзләренчә, үзара салым акчасына шулай ук өч авылда да – Татар Томбарлысы, Миннегол һәм Шәмәй авылларында урам утлары, яктырткычлар кую да каралган, булганнарында лампочкалар алмаштырыла.
– Миннегол авылы зиратында 120 метр коймалык җитми калган иде. Аны да алдык, – ди Айгөл Миназова. – Татар Томбарлысы авылы уртасындагы Җиңү паркы зонасында 266 мең 500 сумлык эш башкарыла. Парк эчендәге юлларга вак таш салынды, тиздән аңа асфальт салыначак. Шулай ук мәдәният йорты артында үскән карт һәм зур ябалдашлы агачлар киселеп, аларны төпләп алу эшләре башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев