Баулы районы авылларында санитар-экологик икеайлык бара
Баулы районы авылларында язгы өмәләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Татар Ташлысы авылында да зур өмә оештырылды.
Авыл җирендә яшәүчеләр күп булмаса да, авыл территориясе кечкенә түгел. Аны тәртиптә тотар өчен дә көч кирәк.
– Язгы өмәгә авылыбыз кешеләре бердәм булып чыкты. Авыл урамын җыештырдык, хуҗасыз булган йортлар да шактый. Юл буйларыннан чүп-чарны җыйдык, – дип сөйләде авыл клубы җитәкчесе Гөлнур Шәрифуллина. – Өмәгә чыккан һәр кешегә эш җитәрлек булды.
1953 елда туган, Татар Ташлысында яшәүче Фәһимә Шакирова да язгы өмәләрдә ел саен актив катнаша. Быел да ул беренчеләрдән булып, җиң сызганып эшкә тотынды.
– Бүгенге өмәгә байтак кеше чыккан – бу бик сөенечле хәл, – ди Фәһимә апа. – Алайса, гадәттә һәр кеше үзенең ишегалды тирәсен, өй алларын гына җыештырып куя бит. Ә бүген бөтен авылыбыз тирә-ягын үзебез чистартабыз.
Бу көнне өмәгә чыккан унбишләп кеше юл буйларын гына түгел, инеш тирәләрендә дә чүп-чар һәм корыган агач ботакларын җыештырып куйдылар.
Фото: Гөлнур Шәрифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев