Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәктәбендә яшь укытучылар тәҗрибә уртаклаша

Бүген Баулы шәһәренең җиденче мәктәбендә республиканың көньяк-көнчыгыш гомуми белем бирү учреждениеләреннән килгән яшь укытучыларның зона семинары башланды. Ул “Бергә булсак, барысын да булдырабыз!” дигән девиз белән барачак. Әлеге чара, алты район укытучыларын берләштереп, ике көн дәвам итәчәк.

Зона семинарының беренче көне тәҗрибә уртаклашу, ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрүгә нигезләнгән. Семинар ачылышы тантаналы сәламләү белән башланды. Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин укытучыларга уңышлар теләде, үзенең дә хезмәт юлын нәкъ менә укытучы буларак башлап җибәргәнен әйтте.

Яшь педагогларны  Баулы җиренә җыйган чара зур программа белән үтә. Белем туплап, тәҗрибә уртаклашканнан соң, табигать кочагында спорт чаралары белән бәйләнеп китәчәк.

“Әлеге семинар һәр катнашучыга һөнәри яктан үсү һәм камилләшү өчен менә дигән мөмкинлек бирә, – дип сөйләде Баулы районы мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы рәисе Марина Дробышева. – Быел профсоюз советы тарафыннан “Сәламәтлек һәм озак яшәү елы” итеп билгеләнде. Шушы ел кысаларында семинарның икенче өлешен спорт чарасы буларак үткәреп җибәрәбез.”

Мондый чаралар яшь укытучыларга файдалы һәм кирәк. Чөнки әлеге һөнәр ияләре гомеренең һәр мизгелен белем алуга, белем бирүгә багышлый. Тәҗрибә уртаклашу, өлкән остазлардан дәрес бирү төрләрен өйрәнү һәм яңа алымнарын куллану укучыларга белем бирүдә зур роль уйный.

“Бик җылы каршы алдылар, мондый семинарларда еш булырга туры килә, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Ютазы районыннан килгән татар теле укытучысы Элиза Хәмидуллина. – Семинар эчтәлекле, киләчәктә безнең эштә уңай якка йогынтысы булыр, дип ышанам.”

“Кемнәндер карап өйрәнү, үз тәҗрибәң белән уртаклашу –  укытучылык эшендә бик яхшы мөмкинлек ул, – ди озак еллар Ютазы районы мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләгән Валентина Орехова”.

Семинарның беренче өлеше тәмамланганнан соң, кунакларга шәһәр буйлап экскурсия һәм ял итү сәгатьләре оештырылачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев