Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәчетләренә йөрүче мөселманнар өмәгә чыкты

Бүген Баулының мәчеткә йөрүче дин әһелләре зур өмәгә чыкты. Эштә егермеләп кеше катнашты.

Шәһәрнең Дан һәм Җиңү паркы төзекләндерелә. Анда иртәнге сәгатьләрдән башлап, кичкә кадәр искесен сүтеп, яңасын ясау эшләре бара. Тик бүген анда гади эшчеләр түгел, ә мәчеткә йөрүче яше-карты тырышып эшләгәнгә күпләр игътибар иткәндер мөгаен.

– Безнең бүген биредә эшләвебезгә күпләр аптырап карыйдыр, – ди районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов.– Әлеге паркта сүтү эшләре башлангач, без район башлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Үзебез сүтеп алу шарты белән үзәк мәчетебезнең ишегалдына брусчатка җәяргә уйлыйбыз. Җитәкчелеккә рәхмәт, каршы килмәделәр. Шулай итеп без гомуми көчләр белән мәчет янын төзекләндерәчәкбез.

Өмәдә катнашучылар арасында яшь егетләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә бар. Күп кенә яшьләргә үрнәк булып, егетләр җитезлеге белән киерелеп-киерелеп түшәлгән ташны каерып торучы Рәсим абый Асылов та бар. Ул инде җитмештән өстә. Шулай булса да, мәчет тирәсендә оештырылган бер эштән дә, бер өмәдән дә читтә калмый.

– Мин чакырсалар да, чакырмасалар да мәчет яны эшләрендә катнашырга тырышам, – ди Рәсим абый.– Изге эштән читтә калырга ярамый. Мәчетләребезнең матурлыгы, төзеклеге барыбызга да күңелле. Менә бүген дә егетләр белән рәхәтләнеп эшлибез. Күмәк көч – тау күчерергә сәләтле.

– Дан һәм Җиңү паркы территориясеннән сүтеп алынган һәр төзелеш материалы яңадан шәһәрнең башка урыннарын төзекләндерү өчен тотыла, – дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров. – Мәсәлән, моңа кадәр сүтеп алганнары Баулы-Исергәп арасында яңа гына салынган зират тирәсенә илтелде. Анда җәяүлеләр өчен юл салачакбыз. Калганнары шәһәрне төзекләндерү идарәсенә саклауга куела һәм кирәк вакытта төзекләндерү эшләренә тотыла бара.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев