Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәчетләре балалар өчен тәрбия сәгатьләре үткәрә

Баулының “Өмет” мәчетендә балалар өчен тәрбия сәгатьләре һәрдаим үткәрелеп тора. Бу юлы мәчеткә җиденче мәктәптән 25 ләп укучы бала килде.

Дүртенче сыйныф укучылары өчен файдалы да , кызыклы, мавыктыргыч та программа әзерләнгән иде. Тәрбия сәгатен мәчеттә дин дәресләре укытучы остаз Алсу абыстай Зыязова алып барды.
–Укучыларга динебез тарихы, пәйгамбәрләр турында кыскача мәгълүмат, мөселман халкында булган бәйрәмнәр, йолалар хакында таныштырырга тырыштык, белгәннәренең исләренә төшереп үттек, – ди Баулының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. Аның сүзләренчә, мондый эчтәлектәге балалар өчен үткәрелгән чаралар бик мөһим. – Балачактан ишеткән, өйрәнгән дәресләр алар онытылмый. Бала күңелендә сеңеп, сакланып кала. 
Чара тәмам булгач, балаларга мөхтәсибәт исеменнән кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ