Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәчетендә гадәти булмаган ифтар оештырылды

Рамазан ае тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Бүген “Гали” мәчетендә гадәти булмаган ифтар мәҗлесе әзерләнде. Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, пешерелгән ризыкны мохтаҗ кешеләрнең өйләренә илттеләр.

Быел мәчетләрдә, башка еллардагыча зурлап, ифтар мәҗлесләре үткәрелмәде.

– Бүген мәчеткә йөрүче абый-апалар ярдәме белән ифтарга 260 порция учакта пешкән пылау әзерләдек, – дип сөйләде районның имам- мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Бер пакетка пылау, аның янына кыяр, помидор һәм чәйгә күмәч куйдык. Шулай ук 125 күп балалы гаиләгә башка төрле азык-төлек пакетлары да әзерләнде. Анда ярма, көнбагыш мае, консервалар салынды.

Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, берничә авыл җирлеге мәчете дә шундый ифтарлар үткәрү белән мәшгуль. Шулай ук узган җомгада “Өмет” мәчетендә дә 220 кешегә ифтар өчен азык-төлек салынган пакетлар таратылган.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев