Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәчетендә балалар намаз уку буенча бәйгедә көч сынашты

Бүген Баулының үзәк “Гали” мәчетендә намаз уку буенча район бәйгесе үтте. Анда җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнашты.

Бәйгегә барлыгы унбишләп бала килде. Ир балалар һәм  кыз балалар бәйге этапларын аерым үттеләр.

–Намаз уку тәртипләрен яхшы белсәм дә, бүгенге бәйгегә мин дулкынланып әзерләндем, – дип сөйләде безгә Кызылъяр авылыннан килгән Йосыф Хәлфетдинов. – Мин коръән аятьләрен биш яшемдә өйрәнә башлаган идем. Мондый бәйгеләрдә катнашканым бар.

–Баланы никадәр иртәрәк намазга бастырсаң, шул кадәр яхшы, – ди Йосыфның әтисе Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов. – Йосыф  күбрәк минем белән мәчеттә йөреп укырга  өйрәнде.  Әлбәттә, кечкенә баланы өйрәтү җиңел түгел, шулай да һәрбер ата-ананың үз алымы, үз  җае була дип уйлыйм. Мондый бәйгеләрне бик кирәк дип саныйм. Чөнки балалар бер тапкыр катнашкач, аларның калганнардан да яхшырак итеп өйрәнәсе килә. Үзенә күрә бу бәйге – ул дини белем алыр өчен бер этәргеч булып тора.

–Мондый бәйге безнең районда әле икенче генә тапкыр үткәрелә, – диде Баулының имам- мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. –  2019 нчы елда беренче тапкыр үткәргән идек, узган елны пандемия сәбәпле, балаларны җыя алмадык. Быел да санаулы гына бала килде. Барлык санитар таләпләрне үтәргә тырышабыз.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, малайлар арасында кечкенәләр төркемендә 1 урында – Әхмәд Шәйдуллин, 2 урында – Салих Садыков булды. Өлкәнрәк балалар арасында малайлардан 1 урынны – Йосыф Хәлфетдинов, 2 урынны – Азиз Хәмитов алды.

Бәйгедә катнашкан кызлар арасында җиңүчеләр исемлеген “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ