Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәчетендә балалар өчен ифтар оештырылды

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Баулы җирле бүлекчәсе һәр эштә актив катнашуы белән башкаларга үрнәк булып тора. Район күләмендә узган һәр чарада алар иң беренче. Шәһәрнең “Өмет” мәчетендә балалар өчен алар оештырган ифтар мәҗлесе дә шул хакта сөйли.

“Өмет” мәчетендә узган чираттагы ифтар махсус балалар өчен оештырылды. Малайлар һәм кызлар өчен Рәсим хәзрәт вәгазьләр укыды. Балалар үзләренең дини белемнәрен күрсәтеп, Коръән аятьләре дә укып күрсәттеләр. Аннан хәзрәт үрнәгендә малайлар намазга бастылар. Кичке авыз ачу вакытында “Ак калфак” апалары әзерләгән мул табынга утырдылар.

– Бүген мәчеткә ифтарга килүчеләр өчен учакта пешкән шулпалы ит белән бәрәңге әзерләдек, – дип сөйләде оештыручыларның берсе Ләйлә Гафиятуллина. – Шулай ук, гадәттәгечә, табынга яшелчә-җимешләр һәм тәм-томнар куелды. Ифтарда күбрәк балаларга игътибар итсәк тә, өлкәннәр дә күп иде. 50ләп бала, утызлап өлкән кеше бар иде.

Оештыручылар сүзләренчә, ифтар вакытында “Ак калфак”лар балаларга хәер дә таратканнар.

Фото: "Ак  калфак"   оешмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев