Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы мәчетләре өлкәннәрне хөрмәтләде

Бүген «Гали» мәчетендә Өлкәннәр көне уңаеннан махсус кайнар аш пешерелде.

Озак еллар мәчеткә йөрүче остаз - абыстай Гөлсорур Гафурова җитәкчелегендә мохтаҗ булган өлкән яшьтәге баулыларга күчтәнәчләр салынган пакетлар әзерләнеп таратылды.

- Башта без карабодай ярмасыннан тәмле итеп ботка пешердек. Аны пылау кебек итеп әзерләдек, - дип сөйләде Гөлсорур апа Гафурова. - Аннары аны махсус савытларга бүлдек. Бер пакетка чәй өчен тәм- томнар, бер кап чәй салдык.

Оештыручылар сүзләренчә, алар барлыгы җитмеш шундый күчтәнәч пакеты әзерләгәннәр.

- Рәхмәт, бәйрәм саен онытмыйлар, күчтәнәчләр китерәләр, - дип рәхмәтләрен укыды баулылы Рәзинә Баязитова. - Оештыручыларга зур рәхмәт. Китерүчерләргә савап булсын, илләр тыныч булсын.

Һәр эшнең башында торучы Гөлсорур апаның үзенә дә инде 83 яшь. Шуңа да карамастан, ул изге эшләрне теләп башкара, үзе артыннан башкаларны да ияртә. Бүген кайнар аш әзерләүдә дә аңа Рәсимә һәм Римма абыстайлар ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев