Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы китапханәсендә Әниләр бәйрәме булды

Әниләр көненә багышлап районның төрле учреждениеләрендә чаралар оештырыла. Безнең хәбәрчебез Баулының үзәк китапханәсендә булган “Йөрәк җылым сиңа, әнием” дип исемләнгән бәйрәм концертында булды.

Китапханәдәге бәйрәмгә чакырылган һәр кеше фойеда оештырылган күргәзмәгә сокланып карады. Күргәзмә өстәлендә Баулының оста куллы ханымнары ясаган, теккән-чиккән әйберләре урын алган. Шундый оста кулларның берсе, үзе дә берничә бала анасы, бүгенге көндә оныкларына дәү әни булган Әлфия Мәҗитова. Аның оста куллары аша гади генә энә-җеп белән бик матур картиналар барлыкка килә.

– Күргәзмәгә сокланып йөрим, бездә шул кадәр оста куллы хатын-кызлар күп, – ди ул. – Минем кулымда үзем чиккән картина. Мин аны оныкларыма дип әзерләдем. Балалар бакчасына бүләк итәм. Әби кеше буларак миңа бу зур сөенеч китерә. Балаларны, оныкларны күреп яшәү үзе зур бәхет.

Кул эшләнмәләре тезелгән күргәзмә тирәсендә сокланып торучылар байтак булды. Баулы татар халык театрында күп еллар төрле рольләрне, шул исәптән ана рольләрен дә оста башкарган Нурия апа Абдуллина да бар. Ул да кул эшләнмәләренә битараф кала алмады.

– Карап, сокланудан исем китеп басып торам, – дип үзенең хисләре белән бүлеште Нурия Абдуллина. – Менә, чын әни кешеләр нинди булырга тиеш. Кыз балалары булган әниләрнең баласына кул эшләрен өйрәтү – ул аның бурычы дип саныйм. Ә инде дәү әни буларак, оныкларыңа бәйләп, тегеп киемнәр кигертү, уенчыклар ясап бирү – ул үзе бәхет бит! Мин барлык хатын-кызларга, әниләргә, әбиләргә сәламәтлек, озын гомер телим. Балалар әниләр белән, әниләр балалар белән бәхетле булсыннар иде.

Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты бик җылы эчтәлектә үтте. Чараны мәдәният йорты артистлары чыгышы тагын да күркәмрәк итте.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев