Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Баулы информ” ветераннарын тәбрик итә

“Баулы-информ” мультимедияле редакция Өлкәннәр көне уңаеннан үз ветераннарын тәбрик итте. Озак еллар редакциядә һәм Баулы телевидениесендә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр белән очрашу үзе бер бәйрәм булды.

Әнисә Сәетова Баулы типографиясендә, соңрак “Хезмәткә дан” редакциясендә үзенең хезмәт юлын дәвам иткән. Өлкәннәр көне уңаеннан котларга дип килгән хезмәттәшләре аның эшләгән еллары истәлекләрен яңартты.

Әнисә апа район газетасын атна саен көтеп ала. Газетаның һәр яңа санын кулына алгач, тәмләп укый.

– Мин газетаны кулыма алу белән, иң беренче азаккы битен карыйм, – ди Әнисә Сәетова. – Аннары барлык язмаларны рәхәтләнеп, кайберләрен кат-кат карап укыйм. Район хәлләрен дә шуннан укып беләм.

2015 елда “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) редакциясе Баулы телевидениесе белән берләшеп эшли башлады. Анна Мельникова озак еллар телевидениедә хисапчы булып эшләгән. Өлкәннәр көне уңаеннан аңа да “Баулы-информ” бүләк әзерләде. Без аны кибеткә барырга чыккан җирендә туктаттык.

– Рәхмәт, безне онытмаганнары өчен, – ди Анна Мельникова. – Ничә еллар буе тату булып эшләдек. 

Шулай итеп, «Баулы- информ» хезмәткәрләре барлыгы уннан артык ветеранына бәйрәм бүләк итте.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның беренче яртыеллыгына “Хезмәткә дан”га ташламалы бәядән язылып калырга мөмкин. 3-13 октябрьдә “Абунә декадасы” үткәрелә. Газетага почтада язылырга мөмкин, бәясе – 810,42 сум. Редакциядә язылу – альтернатив абунә – 540 сум. Белешмәләр өчен телефоннар – 5-64-47, 5-64-50

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев