Баулы имамнары күчмә җыелышта актуаль мәсьәләләрне күтәрде
Баулы районы имамнарының чираттагы күчмә җыелышы “Гали” мәчетендә үтте. Бүгенге пандемия шартларында эшләү, халыкка хезмәт күрсәтү авыл имамнарына да җиңел түгел.
Имамнар җыелышы һәрвакыттагыча төрле бәхәсле сорауларга җаваплар бирү белән башланып китте. Алар арасында авыл мәчетләренең эшчәнлегендә килеп чыккан кыенлыклар, ут-газ мәсьәләсе, документлар белән эш итү кебек көндәлек сораулар канәгатьләндерелде. Шулай да иң актуаль мәсьәлә – авылларга читтән мәетләр кайтарып җирләү, алар арасында үпкә ялкынсынуыннан вафат булучылар да булуы хакында булды. Әнвәр хәзрәт Хәмитов һәр очракта да саклык чаралары хакында онытмаска, сак булырга кирәклеге турында искәртеп үтте, кешеләрне мөмкин кадәр азрак җәлеп итеп соңгы юлга озатуларны оештыру хәерлерәк булуын әйтте.
Шулай ук җыелыш барышында мәчетләргә янгын сүндерү чаралары кайтартырга кирәклеге, янгын сигнализацияләрен куюны да оештыру кирәклеген хупладылар. Шулай ук алда торган иң зур бәйрәмнәрнең берсе – 31 нче июль көнне узачак Корбан бәйрәменә әзерлек хакында да тәфсилләп сөйләштеләр.
Индира СӘЙФУЛЛИНА
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев