Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы автоклубы үзешчәннәре Иске Чүтедә концерт куйды

Фәнүзә Айдаголова җитәкчелегендәге автоклуб каршында эшләүче иҗат төркеме Иске Чүтедә авыл халкына матур концерт күрсәтте. Алар халыкка уңай һәм якын булу өчен төрле авылларга, шул исәптән кече авылларга да зур концерт программасы белән чыгалар.

Автоклуб мөдире Фәнүзә Айдаголова сүзләренчә, “Кил безнең концертка барысын оныт та” дип исемләнгән концерт программасы белән быел да  үзешчәннәр урак өстендә басу-кырларда эшләүчеләргә, савымчыларга ял сәгатьләре оештырганнар.

Үзешчән җырчы Гүзәлия Вальтеева да әлеге иҗат төркемендә озак еллар эшли.

– Төп һөнәрем буенча мәдәният хезмәткәре булсам да, гомерем буе электромеханик булып эшләдем, – дип сөйләде ул. – Кечкенәдән үк җырларга ярата идем. Бигрәк тә баян тавышына гашыйк мин. Гармун-баянга кушылып җырларга яратам.

Бу юлы Иске Чүте авылында узган концерт авыл өлкәннәре күңеленә хуш килде. Зәйтүн Муллаянов, Гүзәлия Вальтеева, Ленир Дәүләтшин, Римма Әхмәтова, Ленар Солтановның җырларын җылы кабул иттеләр. Саимә Кашапова авыл халкы исеменнән җырчыларга рәхмәт белдерде, үзе иҗат иткән шигырен дә укыды.

– Рәхмәт, концерт бик матур булды, – диде ул.– Җырчыларыбызның тавышлары моңлы, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Без бит нәкъ шундый халык җырларын тыңлап үскән сугыш чоры балалары. Аларның һәрберсенең гармун-баянга кушылып җырлауларын тыңлавы рәхәт.

Концерт караучылар арасында сиксән яшен тутырган Рәмзия Галиева да бар иде. Ул да, артистларга иҗат уңышлары теләп, рәхмәт әйтте.

– Авылыбыз кечкенә булса да, ел саен концерт белән киләләр, – диде ул соңгы җырны тыңлаганнан соң, күңеле тулган күз яшьләрен сөртеп. – Концерт буласын ишетеп, бүген мин хәтта үземнең утыргычымны күтәреп килдем. Без, өлкән яшьтәге кешеләр, хәзер, клубларда узган концертларга бик йөри алмыйбыз. Ә җыр тыңларга шундый яратам. Бүген бөтен күңелемне биреп тыңлап утырдым. Оештыручыларга рәхмәт. Тагын көтеп калабыз.

Авылдашының сүзен Тәгъзимә апа Минһаҗева да хуплады. Аның фикеренчә дә, иң матур, гади һәм халыкчан концертлар автоклубларда була.

Концертның тулы чыгарылышын пәнҗешәмбе көнне 19 сәгатьтә һәм җомга көнне иртәнге 7 сәгатьтә “Якташлар” тапшыруында карарга мөмкин.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев