Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирле бүлекчәсе еллык нәтиҗә ясады

Баулының үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе районда алып барылган эшләренә еллык нәтиҗә ясап, киләсе елга эш планын билгеләде. Чараны бүлекчә җитәкчесе Рәзинә Шараева алып барды.

Үткәрелгән чаралар, башкарылган эшләрнең барысы да яшь буынны тәрбияләүгә, телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүгә, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга юнәлтелгән.

Соңгы берничә елда авыл җирлекләрендә барлыкка килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмаларының башкарылган эшләре дә санап үтелде.

Чара барышында телебез, милләтебезне саклап калуга корылган фикер алышулар  барысы да уйланырга мәҗбүр итә.

Чараны йомгаклап, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларга татар телен, милли мәдәниятне үстерү юнәлешендә киңәшләре, эшлекле фикерләре өчен рәхмәтен җиткерде. Шулай ук ел дәвамында эшләгән эшләре белән аеруча актив булган Баулы татар халык театры артисты Ләйлә Гафиятуллина, Шалты авылы “Ак калфак”җирле оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова, Исергәп авылы җирле оешма җитәкчесе Рүзилә Әбүзарова һәм Татар Томбарлысы җирле оешма җитәкчесе Резедә Бәдриевага район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлеге чара турында тулырак Баулы телевидениесенең “Якташлар” тапшыруында карарга мөмкин булачак.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев