Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Авыл хуҗалыгы – тормыш нигезе

Октябрь аеның икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул 11 октябрьгә туры килә.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, без “Кызылъяр” җәмгыятендә эшләүче механизатор-комбайнчы Алмаз Сөнгатуллин белән очраштык.

Көн яңгырлы булганга, комбайнчы Алмаз Сөнгатуллинны кырдан эзләп йөрисе булмады, ул машина-трактор паркында үзенең “тимер аты” янында мәш килә иде.

Алмаз инде унөч ел “Кызылъяр” җәмгыятендә игенчелек өлкәсендә фидакарь хезмәт куя. Унөч ел дисәк тә, аның хуҗалыкта эшли башлавы күпкә иртәрәк.

Һәр эшнең авыр һәм җиңел, күңелгә рәхәтлек биргән мизгелләре була. Алмаздан да комбайнчы эшенең нинди булуы хакында кызыксындым. Ул башта ирен очы белән генә елмаеп алды да, сөйли башлады.

Яшүсмер чагыннан ук техника арасында кайнашып үскән Алмаз, мәктәпне тәмамлагач та, Баулының аграр көллиятендә тракторист-механизаторлар әзерли торган бүлектә белем ала.

Алмаз белән сөйләшеп торган арада, эш темасыннанбераз читкәрәк китеп, гаиләсе турында сораштырдым. Гаиләсендә ике бала, үз йортлары белән көн күрәләр икән. Балалары турында сөйләгәндә, никтер ир бала турында сөйли кебек тоелды Алмаз. Чөнки, балалар минем янга килергә, комбайнга утырырга ашкынып торалар, диде. Баксаң, аның ике кызы үсеп килә икән.

Алмаздан, хезмәт хаклары, урып-җыю вакытында кайнар аш белән тәэмин итүләр ничек, дип кызыксындым.

Алмаз Сөнгатуллин, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан, әлеге өлкәдә эшләүчеләрнең барысын да тәбрик итте.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев