Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре котлаулар кабул итә

Октябрь аеның икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан без Татар Томбарлысы авылының “Берлек” хуҗалыгында булып, анда озак еллар хезмәт куючы Рамил Гыймаев белән кабат аралаштык.

Рамил әлеге хуҗалыкта өч дистә елдан артык эшли. Ел саен хуҗалык буенча беренчелекне бирми. Район күләмендә дә кыр батыры исеменә берничә тапкыр лаек булды.

– Менә шулай иртә таңнан кырда, урып-җыюдан соң сөрү эшләре белән мәшгульбез, – диде ул, елмаеп исәнләшеп. – Техника яңа, көчле, рәхәтләнеп эшләргә була.

Рамил эшкә уңган, аз сөйләшүчән. Аның сүзләренчә, мәктәпне тәмамлагач та, ул сыйныфташлары кебек шәһәргә бәхет эзләп китмәгән. Бүгенге көндә дә аның фикеренчә, кулы эш белгән ир-ат авыл җирендә шәһәрнекеләрдән ким яшәми. Эш бар, эш булгач, акчасы да бар. Тик күпме хезмәт хакы алып эшлисең дигән соравым гына һавада эленеп юкка чыкты. Димәк начар түгел!

– Мин үземнең хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән тәбрик итәм, – дип дәвам итте ул, миңа да бәйрәм кәефе бүләк итеп. – Барысына да сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим. Авыл хуҗалыгында эшләү өчен көч һәм ныклы рухлы булсыннар.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев