Әти – иң якын кеше
Баулыда яшәүче Регина һәм Ренальд Гайнетдиновлар гаиләсе өч кыз тәрбияли. Риана, Диана и Даниелла – әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.
Бөтен җирдә Яңа ел атмосферасы хакимлек итә. Гайнетдиновлар да бәйрәмгә әзерләнү белән мәшгуль.
Регина белән Ренальд икесе дә Баулыда туып-үскәннәр. Очраклы бер очрашу аларның язмышларын бәйли дә куя.
– Мин икенче мәктәптә белем алдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Баулы һөнәри лицеена техник-механик һөнәре буенча укырга керергә булдым. Анда укыганда ук армиягә барачагымны белдем. Әзерләндем, атлетик гимнастика, каратэ һәм баскетболом белән шөгыльләндем. Мин гел һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү турында хыялландым. Һәм 2004 елда Россия Кораллы көчләренә алындым, Псков шәһәренә эләктем. Ел ярым армия хезмәте узгач, контракт төзеп, өч ел хезмәт иттем, – дип сөйли Ренальд Гайнетдинов. – Тормыш иптәшем белән хезмәт иткән елларда таныштым. Регина – минем дустымның сеңлесе, шуның туенда таныштык. Дустым Регинаны өенә озатым куюымны үтенде. Беренче танышуыбыз шунда булды. Ул вакытта мин аңа игътибар итмәдем. Ул миннән биш яшькә кече. Озатып куйдым һәм бүтән аралашмадык. Хезмәт итеп кайткач, ике елдан соң тагын очраштык, йөреп киттек.
Яшьләр 2011 елда өйләнешә, Казанда яшиләр. 2013 елда аларның беренче кызлары дөньяга аваз сала. Аннары гаилә туган шәһәрләренә күченеп кайта.
– Мин гел, ике кызым булса иде, дип теләдем. Әле өйләнгәнче үк аларга Риана һәм Диана исемнәрен сайлап куйдым, – дип сөйли Ренальд. – 2018 елда өченче балабыз туды. Без алдан ук аның кыз булачагын белдек. Бу юлы исемне тормыш иптәшмә сайларга куштым. Кызыбыз Даниелла исемле. Өч кызың булу – зур бәхет ул. Кызларны бит аларны үсеп беткәч тә кочакларга, үбәргә була. Алар назлы, иркә. Мин кызларым белән рәхәтләнеп уйныйм, хәтта курчаклы да уйныйбыз. Алар белән бик рәхәт. Мин малайларны тәрбияли белмим, ә өч кызы белән бик җайлы. Минем өчен зур бәхет ул.
Регина сүзләренә караганда, ата кеше балалары өчен абруйлы булырга тиеш, ул – гаилә терәге.
– Мин иремне нәкъ менә Ренальд кебек итеп күзаллый идем. Яхшы, ярдәмчел, ышанычлы таяныч, дус һәм яклаучы. Мин үскән гаиләдә әтиебез барыбыз өчен дә үрнәк иде. Безнең өчен җанын бирердәй булып, кадерләп кенә тора иде, – дип сөйләде Регина Гайнетдинова. – Ренальд та шундый. Балалар аның өчен беренче урында. Ул кызларыбызга күлмәкләр, уенчыклар ала. Минем әтием кебек үк, ул да балаларыбызга терәк-таяныч, саклаучы, үрнәк булып тора. Ул бик әйбәт кеше.
Яшь гаилә беренче тапкыр әти-әни булган көннәрен елмаеп искә ала.
– Казанда яшәгәндә, олы кызыбыз туган көнне кызыклы хәлләр булды, – дип, хәтерендә яңартты ун ел элек булган вакыйгаларны гаилә башлыгы. – Дусларыбыз белән машинада бала тудыру йортына барганда, юлда бөкегә эләктек. Бер дустым Фирдүс Тямаевның җырын кушты, икенчесе, чыгып, бии дә башлады. Аңа без дә кушылдык, бергәләп биергә тотындык. Кешеләр гаҗәпләнде инде, безне видеога төшерә башладылар. Бала тудыру йортына барып җиткәч, анда да шулай биедек. Беренче тапкыр әти булган көнемдә менә шундый истә калырлык бәхетле мизгелләр булган иде.
Гайнетдиновларның кызлары дүрт яшьләреннән гимнастика белән шөгыльләнә башлаганнар. Булган осталыкларын кызлар көн дә әти-әниләренә дә күрсәтәләр. Алар укырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә, өй эшләрендә ярдәм итәргә дә өлгерәләр.
– Без әтиебезне бик яратабыз, – диләр кызлар бертавыштан. – Ул безнең көчле, безнең барыбызны да ярата. Безгә кызыклы хәлләр сөйли, аның белән күңелле, тыныч. Ул безнең белән уйнарга һәм спорт белән шөгыльләнергә гел вакыт таба. Әни белән икесе безгә өй эшләрен эшләргә дә ярдәм итәләр.
Гайнетдиновларның кече кызлары Даниелла бәйрәмгә әзерләнә. Кыш бабайга әзерләгән шигырен иң беренче әтисенә сөйләп күрсәткән.
Кичләрен гаилә бергәләп өстәл артына җыела. Табын корырга алтын бөртекләре – кызлары да булыша.
– Кызларыбыз – төп ярдәмчеләрем: аш-су бүлмәсендә дә, өй эшләрендә дә булышалар, зурлар инде хәзер, – ди әни кеше. – Алар миңа дус кызларым кебек. Олы кызыбыз хәзер барысын да аңлый инде, аның белән дөнья хәлләре турында гәпләшеп була.
Табында – кызлар ясаган салат, бергәләп әзерләгән бәлеш. Хуҗабикә әйтүенчә, яратып һәм яхшы кәеф белән әзерләгән һәр ризык тәмле һәм файдалы килеп чыга.
– Менә шулай көн саен гаиләбез белән кичке ашка җыелабыз. Әтиебезнең эштән кайтканын, барыбызның да бергә җыелганын көтәбез, – ди Регина Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев