Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Алар авылны сайлаган

Авыл хуҗалыгында терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларының нигезен күпьеллык стажы булган хезмәткәрләр тәшкил итә. “Хаҗиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгында 25-30 ел дәвамында өзлексез эшләүче савымчылар бар.

Нәфисә Шәрипованың сыер савучы булып эшли башлавына 25 ел булган. Башта ул Башкортстанда хезмәт куйган. Хуҗалык ябылгач, өч ел элек “Хаҗиев” хуҗалыгында вахта ысулы белән эшли башлаган. Бүгенге көндә ул 55 сыер савы, көнгә 800-900 литр сөт тапшыра. 
– Сыерлар тыныч, әйбәт. Буазлары да бар. Саугач, урамга чыгарабыз. Бозаулагач, ике айдан кире алабыз, – ди Нәфисә Шәрипова. 
Терлекчелек заман белән бергә атлый. Беренче карашка гади тоелган савымчы һөнәре дә билгеле бер белем һәм күнекмәләр таләп итә. Нәфисә Шәрипова ел саен һөнәри осталык бәйгеләрендә катнаша, призлы урыннар ала. 
– Бәйгеләргә, гадәттә, машина белән сыер саву остасы буларак барам. Савым аппаратын тизлеккә сүтеп җыябыз, сорауларга җавап бирәбез. Мондый бәйгеләр Башкортстанда да үткәрелә иде. Катнашып, призлы урыннар алган булды. Хәтта бер тапкыр бүләккә бозау да биргәннәр иде. 
Савымчы бер генә сыерын да игътибарсыз калдырмый. Савым артсын өчен бар көчен куя.
– Безнең эш көне иртәнге сәгать бишенче яртыда башлана, – ди Нәфисә Шәрипова. – Сигезгә кдаәр монда инде без. Савым беткәч, сыерларны чыгарабыз, аннары асларын җыештырабыз. Кичкә әзерләп куябыз. Чиста су эчсеннәр дип, су савытларын ике-өч көн саен юып торабыз. Тоз салабыз. Көнгә ике тапкыр фураж таратабыз. Безнең эш менә шулар. 
Икенче төркемдә эшләүче Елена Сафронова да – тәҗрибәле савымчы. Мәскәү шәһәрендә туса да, авыл тормышын сайлаган. Өч бала анасы савымчы һөнәрен сайлавына бер дә үкенми. 
– Бу якларга мин ирем белән килдем. Ул кире Мәскәүгә кайтып китте, мин калдым, – ди Елена Сафронова. – Үземнең хезмәт юлымны тегүче буларак башлап җибәргән идем. Бирегә килүемә дә 30 ел булды. Кече улым монда туды. Аңа ике яшь тулуга, савымчы булып эшкә чыктым. Үз эшемне, сыерларымны яратам, авыл тормышы миңа ошый. Эш көнем иртәнге сәгать биштә башлана, унга кадәр биредә булабыз. Төштән соң, сәгать өчтә килеп, кичке җидегә кадәр эшлибез. 
Фермада эш сөт җибәргәннән соң да бетми. Савым аппаратларын юу да – җаваплы эш. Сөтнең сыйфаты чисталыкка турыдан-туры бәйле. 
– Әле иртәнге савым төгәлләнде, аппаратларны юу белән мәшгульбез, алар өчәү, – дип сөйләде безгә “Хаҗиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгы лаборанты Светлана Сергеева. – Иң беренче салкын су белән юарга кирәк, бу вакытта сөтне юып төшерәләр. Икенче тапкырында селтеле кислота белән 20-25 минут юыла. Аны түгеп, өченче тапкыр чиста су белән юу зарур. Кызлар бу эшкә бик җаваплы карыйлар, эшләрен яратып башкаралар. Безнең коллектив дус һәм көчле. 


Хәзерге вакытта хуҗалыкта кышлату уңышлы гына бара. Савым, ит алу һәм артым савымчыларның хезмәтенә бәйле. Бердәм булып, тырышып эшләү нәтиҗәсе – яхшы хезмәт хакы.
– Без терлекләргә җитәрлек дәрәҗәдә азык әзерләүгә ирештек, – дип сөйләде хуҗалык башлыгы Сафуан Хаҗиев. – Елны терлекчелек буенча яхшы күрсәткечләр белән төгәлләдек – сөт һәм ит җитештерү, артым ягыннан да. Бүгенге көндә без һәр сыердан уртача 14-15 литр сөт алабыз, барлыгы – 3000-3500 литр. Сөт сыйфатлы, Бәләбәй сөт комбинатына тапшырабыз, яхшы түлиләр. Хезмәткәрләребез эшчән, пенсия яшендәгеләр юк диярлек. Быелның 1 гыйнварыннан хезмәт хакын 25 процентка арттырырга булдык. Моңа кадәр савымчылар 30-40 мең алган булса, хәзер алар 40-60 мең сум ала. Механизаторлар да шулай ук.  
Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, производствоны киңәйтү өчен, кадрлар кытлыгы сизелә. Тик бу хәл итәрлек мәсьәлә. Кешеләрне кызыктырырга, җәлеп итәргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев