Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

18 декабрьдә ЗАГС хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Егерме елга якын Баулы халкына тугры хезмәттә ул. Шул дәвер эчендә аның куллары аша дүрт мең яшь гаилә никах турында таныклык алган, сигез меңгә якын баланың ата-анасына туу турында таныклык тапшырган. 18 декабрьдә гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

 Баулының ЗАГС бүлегендә бүгенге көндә өч хезмәткәр эшли. Алар кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да иң беренче уртаклашучылар. Әлеге һөнәр ияләре мөһим документ белән эш итә, шул сәбәпле аларның хезмәте зур төгәллек, җаваплылык та сорый.

– Россия Федерациясе регламенты белән гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге туу, үлү, никах теркәү, аерылышу, исем алыштыру, уллыкка алу, ата булуны раслау (билгеләү) кебек җиде төрле актлар рәсмиләштерү эшен башкара, – дип сөйләде безгә ЗАГС бүлеге начальнигы Сиренә Мөрсәлимова. – Моннан тыш районның озак еллар бергә яшәгән гаилә парларын чакырып котлау, 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру, яңа туган сабыйларга туу турында таныклыкларны район җитәкчеләре белән берлектә тантаналы төстә тапшыру кебек матур гадәткә кергән чаралар үткәрәбез.

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге моннан күп еллар элек теркәлгән актларны цифрлаштыру өстендә дә байтак эш эшләгән. Сиренә Мөрсәлимова сүзләренчә, 1926 елдан башланган 150 меңгә якын документ заманча таләпләргә туры китереп, Бердәм дәүләт реестры Федераль дәүләт мәгълүмат системасына теркәлгән.

2020нче елның 11 ае эчендә генә дә байтак документ алар кулыннан узган. Быел шул вакыт эчендә 170 бала туу турында таныклык теркәлгән, 470 кеше үлгән, 113 пар үзләренең никахларын теркәгән, 93 пар аерылышу турында гариза биргән, 15 кеше исемен алыштыруны сорап гариза юллаган.

Сиренә Мөрсәлимова Башкортстанда туып-үссә дә, хатын-кыз бәхетен, яраткан эшен Баулыда тапкан. Ул һәрвакыт кешеләр белән уртак тел таба, хезмәтен күңел биреп башкара.

– Эшемне бик яратам. Кешеләр белән эшлим. Баулыга килгәнче, инженер-программист булып эшләдем, биредә баштарак архив бүлегендә эшләдем. Архивта бераз башкачарак бит инде, турыдан-туры кешеләр белән аралашмыйсың, – дип үзе турында сөйләде ул. – ЗАГС бүлегенә мин 2001 нче елда эшкә килдем. Шул вакыт эчендә дүрт мең парга язылышу турында таныклык тапшырып: “Сез ир белән хатын булдыгыз!”– дигән матур сүзләрне әйткәнмен. Сигез мең баланың туу турында таныклыгын бәхетле әти-әниләренең кулына тапшырганмын. Уйлап карасаң, күпме бәхетле кешеләрнең сөенечен уртаклашканмын. Мин шуның белән дә бәхетле.

Сиренә Тимерхан кызы үзенең булачак тормыш иптәшен дә туйда шаһит кыз булып Баулыга килгәч, нәкъ менә ЗАГС бинасында беренче тапкыр күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев