Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызык-мызык

Бер күкәй

Тормыш иткәннең һәр көнендә диярлек без төрле кызыклы, кызганыч, аңлашылмас хәлләргә юлыгабыз. Юлыгабыз, кызык хәлләргә калабыз, шуннан чыгу юлларын эзлибез, онытырга тырышабыз, рәхәтләнеп көләбез, кайчак үзебезне тилегә санап куябыз һәм иң кызганычы тавышка керәбез. Менә күптән түгел минем белән, дөресрәге, гаиләбездә дә шундый хәл булды бит әле.

Гадәттәгечә, иптәшем белән бүген дә ашыгып кына төшке ашка кайттык. Барлы-юклы бер сәгать. Шул вакыт эчендә генә ниләр эшләргә өлгерәсең инде? Эшләрнең кем әйтмешли “важныйракларын” сайлап аласың да берәм-берәм, тиз-тиз генә кайсын башлап, кайсын ташлап дигәндәй башкарып чыгасың. Бүген дә шулай. Керә-керешкә чәй куеп, төшке ашны әзерләргә тотындым. Иптәшем дә тиз генә өстен алыштырып алды да, өч чиләкне берьюлы тотып абзар ягына атлады. Бер чиләгендә бозауга дигән су, икенчесендә көрпә белән болгаткан бәрәңге, алма кабыклары, ә өченче чиләктә тавыкларга дигән боламык.

Чәй кайнап чыкты, төшке аш та әзер. Ир дә абзардан малларны төшкелеккә карап, урап керде. Чиләкләрне идәнгә куйды, аның берсендә гадәттәгечә, йомыркалар була. Әле март ае гына, тавыклар яңа гына йомырка сала башлаган мәле. Алар шундый эре!  Чып-чын авыл тавыгыныкы инде менә. Берсен генә ашап куйсаң да ярты көнгә тук буласың, аның сарысының тәмлелеген аңлатып торасы да юктыр. Шулай ирем алып керә, мин ул йомыркаларны кадерләп кенә, үзебезгә ризык булырга язсын дип, матур теләкләр тели-тели суыткычка тезеп куям. Шулай иң эре йомырканы суыткычка куям дип үрелгән генә идем... кулдан шуып төште китте. Бер йомырка төште, ә идәндә ике йомырка сарысы ята. Гөнаһ шомлыгы, иң эресе, хәтта ике сарылысы булган бит!

– Ник юньләп тотмыйсың аны? Ватып бетердең бит! Кулларың каян үскән, – дип әйтеп салмасынмы ир чәй эчеп утырган җиреннән.

– Син ник миңа тавыш күтәрәсең? Ватсам соң, ул мин үстергән чебешләр..., – дип мин дә дорфа гына җавап бирдем.

Бәй, шулай юктан гына әйткәләшеп, талашып киткәнне сизми дә калганбыз. Ул да мин тавыш күтәреп җавап биргәнгә үпкәләде, мин дә. Шулай сүзсез генә, бер-беребезгә туры да карамыйча ашап, чәй эчтек тә эшкә җыена башладык.

Ирем- җанкисәгем күлмәк киеп маташкан җиреннән акырып көлеп җибәрмәсенме! Менә сиңа мә!

– Кара әле, – үзе көлүеннән туктый алмый. – Уйлап кара, без бит бер күкәй өчен әйткәләштек түгелме соң?

  • Әйе шул. Бер күкәй, – дидем мин дә аңа ияреп көлә башладым.

Индира Сәйфуллина


Фото: pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев