Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызык-мызык

“Керән ашатам хәзер...”

.

Узган ел булган хәл турында сөйлим. Помидор өлгергән чор. Эшкәртеп өлгер генә! Тегеләй дә, болай да итеп карадым да барысын да бергә җыеп, иттарткычтан үткәрдем дә керән ясамакчы булдым. 

– Менә, матурым, керән сорадыңмы, мин казып, ишегалдында ук юып та алып кердем, – дип ирем бер чиләк шыплап тулган керән тамырын кертеп тә куйды. Әйттем исә, эшләп тә куя, җитез инде ул минем.

Керән тамырларын әрчеп, салкын су белән юып шулай ук иттарткыч аша чыгарып, помидор белән кушып, тоз өстәп әзерләп тә куйдым. 

Әрчегән керән тамырының кабыгы, калдыклары үзе ярты чиләктән артык булды. Гадәт буенча, аны әрәм итеп булмый ич. Бер яше тулар-тулмас үгез бозау бар. Минәйтәм ашаса ашар, ашамаса юк, улагына чыгарып салдым. Соң әчедер инде, бер-ике капкалаган булды да, борылып басып яңа чабып алдына салган печәнен уртлый башлады. Керән кабыгы ашамаганына эчем пошып, өстенә ярты чиләк көрпә дә салдым. Шуңа алданып булса кирәк, бозау керән кабыкларын да ялт итеп куйды.

Икенче көн иртәсе. Ирем йөгереп кергән.

– Кара әле, син кич белән бозауга берәр нәрсә бирдеңме соң? Әллә үзем фуражны күбрәк салдыммы икән? Телен озын итеп чыгарган да басып тора. Куганны да аңламый. Әллә нишләгән, телен берәр нәрсә чактымы икән әллә? Син дә чыгып кара әле, – ди бу. 

Чынлап та. Чыксам, шаккатмалы. Бозауның күзләре зур итеп ачылган, телен озын итеп чыгарган да миңа карап тора мәхлүк. Урысчалап текә генә әйткәндә, “в шоке” бу.

Гаепне үземдә икәнен тиз аңлап алдым. Керән... Кердем дә, таныш мал табибына шалтыратам, минәйтәм, шулай да, шулай, керән ашаган малны нишләтәсе? 

– Мин утыз елдан артык эшлим ветринариядә, әмма мондый хәлне күргән дә, ишеткән дә юк иде әле. Чыкса, синнән чыга инде “мөгез”. Мал керәнне ашамаска тиеш иде, – дип мине сүгеп үк ташлады.

–Соң... ашаган бит инде, – дим.

Шулай да соңрак тегенди-мондый дару эчереп кара әле, дип үзенең алтын киңәшләрен бирде бу. 

Бозауның авызына пыяла шешә белән иртән дә, төшке вакытта да, кич тә мал табибы әйткән даруны салам. Бер көн, ике көн үтте үзгәреш юк кына бит. Чын-чынлап хафага төштем. Ел буе тырышып үстергән малкай бит. Ир үзенчә кайгыра, ул мескен үзен гаепле саный, фураж күбрәк салынды дип уйлый. Аңа карасам, тагын да кыен булып китә. 

– Син бик хафаланма әле, терелер, – дим. – Син бит үзең керән ашагач, үлмисең...

– Шикләнгән идем аны... уйлаган идем шул керәннең кабыгын биргәндер дип...

Каршы сүз әйтмәдем инде. Гаепле бит. Шулай сүзсез генә утырып чәй эчтек. Күңел барыбер тыныч түгел бит инде. Шулвакыт бозавыбыз гадәттәгечә, көр тавыш белән кычкырып куйды. Эчемә җылы йөгергәндәй булды. Икәүләп атылып абзарга чыктык. Әйтерсең лә бозауга бер ни дә булмаган. Әй сөенгәннәрем...

Менә шуннан соң безнең гаиләдә үзебез генә аңлый торган бер кызык сүз калды, ялгыш кына сүзгә килсәк, әйткәләшә башласак та “керән ашатам хәзер” диябез бер-беребезгә. Ә керән күп ашасаң, үзегез беләсез ни булганын...телеңне чыгарып, сүз дә әйтә алмыйча басып торачаксың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев