Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Яшелчәләрне дөрес сакларга кирәк

Бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә суыткычта сакларга ярамый.

Бүлмә температурасында саклана торганнары: абрикос, банан, цитруслылар, сарымсак, киви, кавын, нектарин, суган, груша, персик, слива, ананас, бәрәңге. Суыткычка куелырга тиешлеләре: алма, җиләк, кәбестә, кишер, сельдерей, чия, кыяр, кукуруз, ташкабак, виноград, гөмбә, яшел тәмләткечләр.

* Суган белән бәрәңгене янәшә сакларга ярамый, югыйсә суган тиз бозыла.

* Бәрәңге үрмәсен өчен, аны алма янәшәсендә саклагыз.

* Сыр киселгән урыныннан кипмәсен өчен, аның ул ягына атланмай сылагыз.

* Бананның “аякларын” азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән төрсәгез, ул өч-дүрт көнгә озаграк сакланыр.

* Помидорны целлофан пакетта сакламагыз, чөнки этилен помидорны тиз черетә.

* Имбирны суыткычның катыру бүлегендә саклау яхшы.

* Гөмбәне целлофанда түгел, кәгазь пакетта саклагыз.

 Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X