Бавлы-информ

Баулы районы

Рус Тат
Киңәш

Яңа ел табынына кызыл уылдык сайлап алу

Кызыл уылдык сатып алганда алданмас өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Кайвакыт банканы ачып җибәргәч тә начар ис тарала, ә эчендә укмашкан нәрсә була. Шулай булмасын өчен кибеттә калай банканы, барыннан да элек, селкетеп карарга кирәк. Банка эчендәге уылдык йөреп торырга тиеш түгел, яхшы уылдыклы банка бернинди тавыш та чыгармый.

 

Калай банкадагы уылдыкны саклау вакыты капкачында кабарып торган саннар белән билгеләнергә тиеш, ә нинди дә булса башка язу белән түгел.

 

Традицион балык тоту урыннарында — Камчатка һәм Сахалинда җитештерелгән “ГОСТ” маркировкалы уылдыкны сайлау яхшырак. Шулай булса, уылдыкның туңдырылган чималдан әзерләнүе ихтималын киметәсез.

 

Реклама

Беренче сортлы уылдык яхшы сыйфатлы була. Аны тоту белән үк тозлыйлар. Мондый уылдыктан бары тик тәмле тозлы балык исе килә.

 

Ачылмаган банкада кызыл уылдыкны саклау вакыты — 1 ел. Һава температурасы +2дән +4 градуска кадәр булырга тиеш.

Фото: pixabay.com

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев