Хәтерне яхшырту өчен нәрсә эшләргә була
Һәрвакыт мәгълүмат дулкынында болганабыз. Күп очракта бик мөһим булган әйберләр дә истә калмый, чөнки кыска вакытлы хәтергә зыян килә.
Әйтик, бүлмәгә нәрсә алырга кергәнне онытып яки әйтәсе сүзегезне искә төшерә алмыйча торасызмы? Хәтерне яхшырту буенча берничә киңәшкә колак салыгыз.
Сагыз чәйнәгез. Нәрсәдер чәйнәгәндә, артикуляцион аппарат актив рәвештә эшли һәм баш миенең хәтер өчен җавап бирә торган өлешенә тәэсир итә. Каты яки кетердәп тора торган әйберләр чәйнәү дә яхшы. Юкка гына, балалар нәрсә булса да укыганда яки ятлаганда карандаш, каләм башын чәйнәми. Бу интуитив рәвештә шулай эшләнә.
Башның арткы өлеше күз хәтере өчен җавап бирә. Аны күз белән төрле күнегүләр ясап, тагында яхшыртырга була. Кулыгызга каләм алыгыз һәм аны күз биеклегендә тотыгыз да уңга-сулга йөртегез. Ләкин башыгызны бормагыз.
Кулдан язылган мәгълүмат та яхшы истә кала. Болар һәркайсы дәлилләнгән фактлар.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев