Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Уйлап сатып алыгыз

Үзизоляция вакытында күпләр өйләрендә утыра, сатып алуларны да онлайн башкара. Тик мондый юл белән сатып алынган товарны кире кайтару кыенлык тудыра.

Дистанцион рәвештә сатып алынган товарны кире кайтарып була, тик хәзер сезнең таләпләрегезне карау, акчагызны кире кайтару озакка сузылырга мөмкин.

Бүгенге көндә товар сатып алу күпләр өчен проблема. Чөнки күп кенә кибетләр ябылды, һәм аларга товарны кире кайтарып булмый.

1992 елның 7 февралендә кабул ителгән “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 26.1нче маддәсе нигезендә, сатып алучы товардан аны алганчы, һәм аны алганнан соң җиде көн эчендә баш тарта ала.

Әгәр сатучы сатып алучыга дистанцион сатып алынган товарны китереп биргәндә, аны кире кайтару тәртибе һәм вакыты хакында язмача мәгълүмат бирмәгән булса, кулланучы товарны алганнан соң аннан өч ай эчендә баш тартырга хокуклы.

 

Эшләми торган көннәр кертелгәнче дистанцион сатып алынган сыйфатлы товарны ничек кире кайтарырга?

Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарның формасы, габариты, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе туры килмәгән очракта, кулланучы аны алыштырырга хокуклы. Моның өчен, сатып алган көннән тыш, 14 көн бирелә. Кулланучы, үзенең таләпләрен язып, сатучыга мөрәҗәгать итә ала.

Шунысын истә тоту зарур: сатучы товарны эшләми торган көннәр тәмамлангач кына кире кайтарып бирә.

Дистанцион юл белән сатып алынган сыйфатсыз товарны кире кайтару өчен, түбәндәге таләпләр белән язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк:

  • товарны шундый ук маркалы (модельле һәм (яки) артикуллы) товарга алыштыру;
  • сатып алу бәясен кабаттан исәпләп, башка маркалы (модельле, артикуллы) шундый ук товарга алыштыру;
  • үлчәмгә бәйле рәвештә бәясен киметү;
  • тиз арада товарның кимчелеген бушка төзәтү яки товарның кимчелеген кулланучы үзе яки өченче зат төзәткән өчен чыгымнарны кире кайтару;
  • сатып алу килешүен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләгән акчаны кире кайтару. Кулланучы сыйфатсыз товарны сатучы таләбе белән һәм аның акчасына кире кайтарырга тиеш.

Кулланучы сыйфатсыз товар сатып алу нәтиҗәсендә булган чыгымнарны тулысынча кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законда бүгенге көндә килеп туган хәл турында бер сүз дә юк, чөнки хәзерге заман закончалыгы тарихында мондый хәл булганы юк иде. Шуңа күрә хәзерге вакытта кире кайтару планлаштырылмый торган товарлар сатып алу киңәш ителә.

 

Фото: vecherka74.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев