Тешләр дә картая икән...
Аларны озаграк саклап калу өчен берничә киңәш
Тешләр дә, уртлар да, шулай ук организмның башка тукымалары кебек үк, картаю процессына дучар була, дип белдерә стоматолог-хирург.
Яшь бару белән тешнең эмале әкренләп туза, бу барлык кешеләрдә булган табигый процесс, дип ассызыклый табиб. Кайберәүләр эмальнең 50-55 яшьтән соң гына үзгәрүен сизә, ә кемдәдер ул 35-40 яшьтән үк күренә башлый.
Авызда теш булгач, сызламыйча тормас инде, дип шаяртсак та, тәрбия күргәннәре, чынлап та, сызламый шул аның. Ә менә тешләр авыртмасын, какшамасын өчен аларны тәртиптә тоту да җитә. Тешләр сәламәт булсын өчен иртә-кич чистартырга кирәклеген сабыйлар да белә. Тик аларны 2-3 минут дәвамында чистартсаң гына файдасы булуын беләләр микән? Теш пастасы белән тазартканда, бактерияләрнең 60 проценты юылып төшә. Авыз куышлыгында микроблар калмасын өчен авызны төрле төнәтмәләр белән чайкарга була. Ромашка, шалфей төнәтмәсе аеруча файдалы. Теш сызлый башлагач, тиз генә табибка күренү мөмкинлеге булмаса, авызны бер стакан җылы суга бер бал калагы сода салып, чайкарга мөмкин. Авыртуны басар өчен дару эчәргә була, тик җылы компресс куярга ярамый.
Кариес булмасын дисәң, кайнардан соң – салкын, ә салкыннан соң кайнар ризык ашарга киңәш ителми. Бу аеруча туңдырма кабып чәй эчүчеләргә кагыла. Температурадагы каршылык тешнең эмален какшата һәм тешләр уалучанга әйләнергә мөмкин. Салкын туңдырма белән кайнар чәй ашказанына да бик зыянлы.
Күпчелек кешеләр тешләрнең торышы организмның сәламәтлегенә тәэсир итми, дип уйлый. Ләкин бу алай түгел, ди табиб. Бозык тешләр эчәклек системасы авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, тешләрнең табигый биеклеген югалтуы да зыянлы, бу үз чиратында баш авыртуына, муен авыртуына, ишетү сәләтен югалтуга, йокысызлыкка һәм күзләр начар күрүгә китерә.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев