Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Табиб салкын вакытта дөрес киенү өчен киңәшләр бирде

Аяк киеме җылы оекбашлар белән сыйсын өчен иркен һәм табан асты калын булырга тиеш.

Салкын вакытта урамда йөргәндә җылы киенергә кирәк — кулларга җылы перчаткалар яки бияләйләр кияргә, муен һәм битне шарф белән каплау мөһим.

Салкын һавада киенү өчен киңәшләрне Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча штаттан тыш баш белгече Андрей Тяжельников аңлатты.

«Кием үзе җылытмавын истә тотарга кирәк, — дип искәртте белгеч. — Ул безнең организм эшләп чыгара торган җылылыкны сакларга ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә, салкыннарда тәннең ачык урыннарын һәм салкын үтеп керү юлларын калдырмыйча, җентекләп киенергә кирәк».

Ул колакларны каплый торган тыгыз баш киеме кияргә киңәш итте. Аяк киеме җылы оекбашлар белән кию өчен иркен һәм табан асты калын булырга тиеш.

«Салкыннарда йон, флис һәм башка җепселле материаллардан эшләнгән әйберләр кию яхшырак. Алар җылылыкны яхшырак саклый», — дип сөйләде Тяжельников.

Аның сүзләренә караганда, күп катламлы кием (3-4 кат) оптималь вариант булып тора. Алар арасындагы һава өстәмә саклау булдырачак.

«Эчке кием, күлмәк, джемпер һәм өс киеме бер футболка белән кигән җылы пальтога караганда яхшырак», — дип нәтиҗә ясады табиб.

Ул шулай ук урамга чыкканчы ук өске киемне төймәләргә һәм бияләй кияргә киңәш итте — болай җылылык сакланып калачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/22-12-2021/tabib-salkyn-vakytta-d-res-kien-chen-ki-shl-r-birde-5845686

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев