Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Табага тоз бөртеге сибегез...

Баулы хуҗабикәләренә киңәшләр тәкъдим итәбез

Чистартылган майны кулланыр алдыннан я фильтр аша үткәрергә, я чайкалдырмыйча гына башка савытка агызырга кирәк.
Мал эченнән алынган май (сыер һәм дуңгыз мае) ит яисә кош-корт кыздыру өчен яхшы санала.
Мал маена үсемлек мае кушып ясалган катнашма балык, яшелчә һәм камыр ашларын бик уңдыра.
Акмай ризык кыздыру өчен бармый, чөнки ул бик тиз яна һәм төтенли башлый.
Әзер ризыкны җылыту өчен май кулланмасаң да була. Аның урынына әзер шулпа, кайнаган су, сөт, яшелчә пешкән су салырга мөмкин. Мәсәлән, төйгән бәрәңгегә — 1-2 аш кашыгы кайнар сөт, соуска —шулкадәр үк шулпа, томалап пешерелгән яшелчәгә аз гына су өстәргә була.
Кайнап утырган май газ өстен чәчрәп пычратмасын, дисәгез, табага берничә тоз бөртеге сибегез, ә казандагы майга утка куяр алдыннан кечкенә икмәк кисәге салыгыз.
Кичтән пешерелгән ризыкны, ул салкында сакланган булуына карамастан, яңадан кайнатып, яки кыздырып алырга кирәк.
Акмай кушып әзерләнгән соусны, ашны һәм измәне кайнатып чыгарырга киңәш ителми.
Коры горчицага су урынына сөт кушып бутасаң, ул яхшы саклана, тиз кипми.
Бал салынган банкада кашык яисә пычак калдырырга ярамый. Балда металлга тигәндә юкка чыга торган кислоталар бар.
Чүпрәне стаканның яртысына кадәр тыгыз итеп тутырып, су салынган тәлинкәгә каплап куйсаң, ул озак сакланачак.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев