Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Суыткычка ашамлыкларны дөрес урнаштырабызмы?

Ашамлыкларны суыткычка дөрес итеп урнаштыра беләбезме? Берничә киңәш

Ярый әле өйдә суыткыч бар. Итен, күкәен, сырын, сөтен, яшелчәсен, гомумән, бик күп азык-төлекне суыткычта саклыйбыз. Тик кайвакыт суыткычтан күңелгә ярамаган ис тә килеп киткәли. Бу нәрсәдән? Моның бер сәбәбе продуктларны дөрес урнаштырмауда икән. Суыткычның төрле өлешендә температура төрлечә. Әйтик, аның ишеге иң җылы урын.

 

Өске киштәдә тиз бозыла торган продуктлар, аста, киресенчә, озаграк «яши» ала торганнары урын алырга тиеш. Бу исә ике камералы суыткычка карый. Бер камералыда иң суык урын туңдыру бүлеге янында.

 

Продуктларын ничек саклауга килгәндә, казылык белән сырны калын кәгазьгә, исе көчле булганнарны берничә кат кәгазьгә төрәбез. Фольгадагылары да яхшы саклана. Бу инде бәлеш, бутербродларга карый. Металл банкадагы әйберләрне пыяла банкага тутырыгыз. Яшелчә, җиләк-җимешләрне полиэтилен пакеттан чыгарыгыз да ачык контейнерга салыгыз.

 

 Продуктларның күршесе нәрсә булу да билгеле бер роль уйный. Мисалга, сыр – яшелчә, җиләк-җимеш; казылык – сыр; кәбестә, кишер – җиләк-җимеш; цитруслылар - банан; балык ипи, виноград белән «дус түгел». Продуктларның саклану вакытына да игътибар итегез.

Суыткычтан ис килгән очракта инде анда кара ипи, суган, алма, лимон, банкасы ачык каһвә, тәмләткечләр (базилик, тимьян, сельдерей), тоз, шикәр, изелгән активлашкан күмер куегыз. Суыткычны сода һәм лимон согы салынган су белән юыгыз.

Фото: татар-информ

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев