Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Суган белән сарымсакны ничек сакларга?

Суган белән сарымсакны нык итеп җилләтергә кирәк.

 

Август кергәч, бакчаларыбыздан җыеп алына торган иң беренче уңышларның берсе – сугандыр, мөгаен. Күпчелек халык суган, сарымсакларын җыеп та алды инде. «Уңыш яхшы, инде черемәсен генә», – ди алар. Быелгы үзенчәлекле елны искә алып, галим, бакчачы, мәрхүм Фарсель абый Зыятдиновтан суганны ничек сакларга кирәклеге турындагы киңәшләрен тәкьдим итәбез.

 

Суганны безнең шартларда 20 июльдән 1 августка кадәр аралыкта алырга кирәк. Аны саклау өчен иң элек яхшылап җилләтү сорала. Кояшта берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерергә кирәк. Саклауга куелган суганның сабакларын 3-4 см калдырып кына кисү яхшы. Түтәлдән алган вакытта озынрак калдырабыз, чөнки аның исәбенә суганчасы тулыланырга мөмкин.

 

Кемдер кыякларын яртылаш кисә, кемдер бөтен килеш калдыра. Алай алган очракта, сакларга куяр алдыннан кыякларын кыскартырга кирәк. Аннан соң суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш ителә. Әгәр, мәсәлән, башта ук салкынча 1-4 градуска кадәрге урынга, базга куябыз икән, шул температура торырга тиеш. Базда ике торба һава керә һәм чыга торган булса яхшы. Болай булганда, температураны көйләргә уңайлы.

 

Суганны саклау өчен тартмаларга 10 см калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын калдырырга кирәк. Монысын инде өй температурасында сакларга туры киләчәк.

Һава алышмасын өчен суган-сарымсакны парафинга манып саклаучылар да бар. Парафин белән эшләгәндә, суган-сарымсак бер төрле температурада әйбәт саклана, тик аның мәшәкате күп.

 

Парафинны табарга, эретергә, һәрберсен манып алырга кирәк.

Орлыкка дигән суганны башта сортларга аерырга кирәк. Эрегә, уртачага һәм вакка. Боларын базда ятьмә сумкада саклау яхшырак. Өй шартларында саклаганда, үсеш бирергә мөмкин.

 

Тиешенчә җилләткән очракта, черү куркынычы юк. Ә инде суган чебене белән авырган булса, черергә мөмкин. Шуңа күрә сортларга аерган чакта тамыр янында әз генә черек булдымы, аларын кертмәскә кирәк. Яңгыр вакытында алынган суганга зыяны килми. Ничек кенә булса да, базга куйган очракта да суганны әледән-әле күзәтеп, контрольдә тотарга кирәк. Чери башлаган булса, аны чистартып, суганны кабат җилләтеп куярга туры киләчәк.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев