Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Сөрем газы белән агуланудан ничек сакланырга?

Газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы зур.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сөрем газы белән агуланудан саклану өчен киңәшләр бирде. Бу хакта Известия газетасы яза.

Коткаручылар әйтүенчә, сөрем газын ачыклау бик авыр. Чөнки аның исе дә, төсе дә юк. Шуңа күрә үзеңне ничек хис итүгә карарга кирәк. Йокы килү, йөрәк тибеше ешаю, акыл эшчәнлеге бозылу — агулану билгеләре булырга мөмкин. Мондый вакытта тизрәк саф һавага чыгарга кирәк.

«Сөрем газы белән агуланмас өчен һәрвакыт газ, мич һәм вентиляциянең төзек булуын тикшереп торырга кирәк. Бу җиһазларны кулланыр алдыннан тяганы тикшерергә, ә мичкә якканда игътибарлы булырга кирәк», — диделәр министрлыкта.

Шулай ук тәрәзәләрне ешрак ачарга, җилләтергә кирәк. Ә иң яхшысы өйдә җыелган газ күләмен контрольдә тота торган система урнаштыру.

«Сөрем газы белән агуланган кешене аңына китерергә һәм аңа куркынычсыз шартлар тудырырга кирәк. Ясалма сулыш бирергә, йөрәккә туры булмаган массаж ясарга һәм тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк», — диделәр МЧСта.

Газ колонкалары һәм плитәләр булган өйләрдә сөрем газы белән агулану куркынычы зур. Шулай ук мичкә ягып җылытыла торган өйләрдә һәм мунчаларда да мондый куркыныч бар. Чөнки утыннар тулысынча янып бетмәгән килеш мичне томаларга мөмкиннәр.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/11-02-2020/s-rem-gazy-bel-n-agulanudan-nichek-saklanyrga-5721785

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев